Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганыстанда тотык итеп алынган Германия ватандашы ярдәм сорый


Әфганыстанда тотык итеп алынган Германия ватандашы, туган иле хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгатъ иткән. “Франс пресс” агентлыгы Рудольф Блешмит белән әңгәмә бастырып чыгарган. Тотыкка мәгълүмәт агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшергә мөмкинлек биргәннәр. Блешмит үзенең авыруы хакында белдергән һәм талиблар мине теләсә кайсы вакытта үтерә ала дигән. Ул Әфганыстанда 18 июльдә тотык итеп алынган булган.
XS
SM
MD
LG