Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Иран Шанхай хезмәттәшлеге оешмасына керергә тели


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат аппарат идарәсе мәгълүмәтенә таянып, мәгълүмәт агентлыклары, Иран дәүләте башлыгы 16 августа Бишкәктә үтәчәк Шанхай оешмасы киңәшмәсендә катнашачак дип белдерә. Иран бу оешмада күзәтүче статусында. Русия һәм Кытай вәкилләре, якын арада гына Шанхай хезмәттәшлек оешмасы киңәергә җыенмый дип белдергән иде. Хәзерге вакытта бу оешмага Казахстан, Кыргызстан, Кытай , Русия , Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә.

XS
SM
MD
LG