Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

Мурманскийда мәхкәмә табиблар фикеренә колак салмады


Бәйсез психиатрия ассоциациясе президенты Юрий Савенко, “Берләшкән ватандашлар фронты” Мурманский активисты Лариса Арапны рухи хасталар хастахәнәсенә салыр өчен нигез юк, дип белдерде. Узган атнада Савенко һәм аның белән эшләүче табиблар, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин соравы белән, Лариса Арапка экспертиза үткәрделәр. Азатлык радиосына Савенко, Лариса Арапның чынлап та сәләмәтлеге белән проблемалар бар, ләкин ул өйдә дә дәвалана алыр иде, дип белдерде. Җомга көнне Апатит шәһәрендә узган мәхкәмә, экспертиза нәтиҗәсенә карамастан, Арапны хастаханәгә салуны канунсыз дип исәпләмәгән. Нәтиҗәдә, Лариса Арапны хастахәнәдә калдырганнар. Мәхкәмәнең бу карарын Савенко аңламаслык дип белдерде.

XS
SM
MD
LG