Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез кайсы телеканалларны күбрәк карыйсыз?


-

- Бик яратам ТНВ каналын. “Хәерле иртә”не һәрвакыт карыйм. Бик яратам алып баручыларын. Менә әле бу арада ялга киттеләр, ахрысы. Бик сагындык . Анда үземнең якташым Илдар Кыямов эшли, Миләүшә Сибгатуллинаны да яратам.

- Мин күбрәк Euronews телеканалын карыйм, һәм FeshenTV.

Euronews каналыннан дөнья хәбәрләр турында белергә мөмкин. Дөрес, тулы, объектив хәбәрләр алам. ТНВдан хәбәрләр генә карыйм.

ТНВ, Татарстан хәбәрләрен Российский каналдан “Вести +”дип аталамы инде ул? Региональ яңалыкларны шунннан карыйбыз.

Менә бүген “Россия – Татарстан” каналыннан үземнең оныгымны карадым. Менә “Звездочка” лагеренда булган иде шуннан алып кайтып кына киләм, оныгымны.

Исемем Юля . “Звездочка” лагеренда телевизор карамадык.

Телевизор карарга вакытым юк. Караган вакыттта Татарстанны карыйм, яңалыклар.

Татарстан телевидениесе бар бит, шуны карыйм турында. Кинолар сериаллар карыйм. Асыльяр уйнаган татарча фильмны карыйм. Шуңа өстенлек бирәм.

СТС - киносериаллар һәм Дом -2 тапшыруын карыйм.

СТС каналын. Татарчаны “Татарстан Новый век” тан карыйм . Җырлар карарага яратам. Анда СМСслар җибәреп була, аннан соң алардан бик күп шылтыратулар килә. Алар белән күрешәбез, танышабыз шунсы кызык.

Минем исемем Дима .СТС, МузТV, МТV Спорт каналын тыңлыйм. “Камеди Клаб” , Кагыйдәсез уеннар тапшырулары.

ТНТ- сериаллар, Дом-2 .

РТР, ОРТ, НТВ, Эфир, ТНВ концертлар яратам.

Хәбәрләрне 1TVдан, ОРТ . ТНВ татар каналын? ТНТ- дан туй турында тапшыру карыйм. Татарча күбрәк булса, яхшырак булыр иде.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG