Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:51

Цементка бәяләр арту төзелеш сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин


Цементка кытлык булуга карамастан Камал театры яны 30 августка рәткә керәчәк, ди “Горводзеленхоз” башлыгы урынбасары Радик Саттаров. Бу көннәрдә анда эшләүчеләрне дә, килеп- китеп йөргән машиналарны да санап бетерерлек түгел. Тататрстанлылар һәм Казан кунаклары өчен таныш ярым җимерек театр алды бөтенләй башка рәвештә булачак. Башта бу мәйданны цементлы измә белән тигезләделәр, ә бу көннәрдә брусчатка, ягъни зәңгәр төстәге ясалма ташлар җәяләр. Театр бинасының баскычларына кадәр өлешен әле генә без телгә алган оешма төзекләндерә, ә баскычтан алып бинаның эчен дә, тышын да башкалар. Камал театры мөдире Шамил Закиров, бу эшләрнең шатлыгы күберәк, мәшәкате дә борчулары да җитәрлек, диде.

“Казанның 1000 еллыгы вакытында да театрга кул тимәде. Театр каршындагы мәйдан да бик тузган иде. Шәһәр хакимияте башлыгы Илсур Метшин тәкъдиме белән бу төзекләндерү эшләре башланды. Быелгы Республика көне безнең Камал театры каршындагы мәйданда булачак. Анда зур фонтаннар төзиләр. 8 өстәмә яңа фонтан куела. Шулай ук Кабан күле өстенә тагын бер зур өстәмә фонтан куела. Ул 30 метрга атырга тиеш дип әйтәләр инде. Анда мәйдан бик яңара. Театрның түбәсе тулысынча алмаштырыла. Аның эстетикасы кала шул килеш, әмма өстәмә яңалыклар кертелә”,- ди Закиров. Ә бина эчендәге төзекләндерү эшләре яңа сезон ачылуга- 18 үктәбергә төгәлләнергә тиеш. Камал тетары мөдире әйтүенчә, цементка бәя күтәрелү моңа тоткарлык булырга тиеш түгел. “Цемент бәясе үсү, икмәк бәясе үскән кебек сәясәт белән бәйләнгәндер дип уйлыйм”. Ә инде мәдәни биналарга килгәндә, бүгенге көндә Тинчурин театрында да төзекләндерү эшләре бара, анда көн күрүчеләр әйтүенчә, Республика һәм Казан шәһәре җитәкчеләре сүз биргән икән, ул ахырына җиткерелергә тиеш.

Цементка бәя күтәрелү йорт төзүчеләрне дә борчый. Әле яңа гына “Казан йорт төзү комбинаты” башлыгы Илгизәр Якупов бу чималның бер ай эчендә генә кимендә 30 процентка артуы фатир бәяләренә дә нык тәэсир итергә мөмкин, дигән иде. Казандагы фатир сатучы иң эре ширкәтләрнең берсе, җәй башы белән чагыштырган вакытта әлегә әллә ни кыйммәтләнү сиземли, дип белдерде. 1,5- 2 процент тирәсе булыр, диделәр. Алар сүзенә колак салсаң, сентябрьдә исә яңа торакка бәяләр күтәрелергә бик мөмкин. Төзүчеләр арттырачак, шуңа күрә без дә ди, фатир белән сәүдә итүчеләр. Бүгенге көндә төзелеш өчен иң кирәкле чималның берсе цементның бәясе күтәрелү иң актуаль проблемаларның берсе булып кала әлегә. Якупов әйтүенчә, цементның ел башында тоннасы 2780 сум иде. Бүген исә: “Цементыбыз бар. 45 килограммлы капчыгы 400 тәңкә. Сембердә эшләнгән, Канашта капчыкларга тутырылган. Маркасы 400- ле. Бәясе артты. Бөтен җирдә дә”.- дип үз таварын тәкъдим итте цемент сатучы ширкәтләрнең берсендә эшләүче. Ник арта соң дигән сорау һәркемне дә борчый. Сатучылар, дилерлар җитештерүчеләр күтәрә бит бәяне дип белдерә. Белгечләр исә, Русиядә төзелеш киң колач җәя, ә цемент җитештерүчеләр тәэмин итеп бетерә алмый. Сорау туганга бәя дә күтәрелә, ди. Турыдан- туры Русиянең заводлары белән бәйләнештә булмаган кайбер ширкәт башлыклары цементны Кытайдан кайтара башлаган инде. Тимер юлда озын юллар үтеп Уралга кадәр китерү Русиядә җитештерелгән тирәсе чыга. Сыйфатка килгәндә исә, шул чама, әмма начарырак та була дип белдерә алар. Белгечләр әйтүенчә, Русиядә төзелеш белән шөгыльләнүче Төрек ширкәтләре кулланган үзләрендә җитештерелгән цемент Русия табигатьнең кырыс шартларына бик үк туры килми. Шулай булгач, бу чималга кытлык төзелеш бәяләре артуга гына түгел, ә сыйфатның начараюына да китерергә мөмкин.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG