Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге Дамир Зәйнуллинны искә алып урам җыены уздырды


Санкт-Петербургтагы милләттәшебез Дамир Зәйнуллинның такырбашлар тарафыннанчәнчеп һәм кыйнап үтерелелүенә – 40 көн булды. Сишәмбе көнне Дамирның абыйсы Тимур әйтүенчә, Санкт-Петербургта аның 40ын уздыралар. Кайгы уртаклашу һәм протест белдерү нисбәтеннән, Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге дә урам җыены уздырды.

Дамир Зәйнулинның үтерелүенә бер айдан артык вакыт узса да, гаепләнүчеләр әле билгеле түгел. 1 июль көнне эшкә барганда Дамирга - 17 кешедән торган - яшьләр ташланып, башта почак белән аның корсагын яралар, аннан соң ватык пыяла шешә белән каты кыйнылар. Татар егетен Петербург зиратында 6 июль көнне җирләделәр.

Татарстанда ачыклык кертү эшләре алып барачакбыз, гаеплеләр үз җәзасын алачак дип белдергән иде кайбер югарыда утырган түрәләр. Ләкин әле алга китеш юк. Гомумән, Санкт-Петербург бу эшне яшьләр арасында булган гади хулиганлык - тәртип бозуга кайтарып калдырырга тырыша. Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге дә шуңа борчылу белдерә. Сишәмбе көнне Ирек мәйданында алар - Дамирның зур фотосүрәтен, Дамир Зәйнуллинны үтергән рус фашистларына, скинхедларга һәм шовинистларга үлем, Мәскәү халыкара һәм дәүләти террорчылык үзәге дигән шигарьләр тотканнар иде. Мәсгуть Садыйков:

Үзебезнең халык вәкилләрен мәсхәрәләп үтергәндә без авызга су кабып утырырга тиеш түгел. Без үз сүзебезне әйтергә тиеш.

Татар иҗтимагый үзәге үз сүзен әйтә килә килүен – инде милләттәшебезнең үтерелүе нисбәтеннән икенче урам җыены уздыра, әмма нәтиҗә әлегә сизелми. Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов:

Нәтиҗәсе булмыйча без үзебезнең хәрәкәтне туктатмыйбыз.

Юныс Камалетдинов белдерүенчә, Русиядә бүген скинхедлар, рус фашистлары берләшә. Йөзләре кавказ, урта азиягә тартым булган кешеләрне кыйнау, үтерү арта бара. Хәтта хәзер армиядә дә бу чагыла - татарларны имгәтеп яки үтереп кайтаралар ди Юныс Камалетдинов.

Урам җыенында исә моңа ышанырга теләмәүчеләр дә булгалады, бәхәсләр туды.

Урам җыенында катнашучы Суфья Бикмеева кайбер Татарстан телевизион каналлары дөрес мәгълүмат бирми дип белдерде

Бүген “Эфир” каналыннан әлеге урам җыены булачагы турында әйттеләр. Һәм аны Казан милләтчеләре уздыра диелде. Мин бу сүз белән килешмим. Мин менә монда улымны яратканга, бүгенге буын яшьләрне якларга тырышканга катнашам. Аның өчен генә мине милләтче дип атап буламы?!

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Ирек мәйданыннан соң Кирмәнгә юл алдылар. Анда Дамир Зәйнуллин истәлегенә намаз укып, дога кылынды.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG