Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:51

Талиблар кулыннан тотыкларны азат итү сөйләшүләре дәвам итә


Талиблар тарафыннан азат ителгән Көньяк Корея ватандашы булган ике хатын-кызның хәле канәгатләнерлек, тиздән алар ватаннарына кайтып китәчәк. Бу хакта Кабулдагы Көньяк Корея илчелеге хәбәр итте. Ул хатын-кызлар да булган Көньяк Кореяның христиан миссонерлар төркемен талиблар июль аенда тотык итеп алган иде. 23 кешедән икесе үтерелгән. Талибларның тотыкларны азат итү барәбәренә, төрмәдән тарафдарларын чыгарырга дигән таләбен үтәүдән әфган хәкимияте баш тартты. Тотыкларны азат итү турындагы сөйләшүләр дәвам итә.

XS
SM
MD
LG