Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:55

Новосибирски мәхкәмәсе НБП активистын мәҗбүри рухи хастахәнәгә дәваланырга җибәрде


Новосибирски мәхкәмәсе, тыелган Националь большевик партиясе активистын көчләп рухи хастахәнәгә дәваланырга җибәрде. Николай Балуев корал саклауда һәм терактлар әзерләүдә гаепләнә. Аннан алда шушы ук партиянең икенче активисты Вячеслав Русаков шартлаткыч саклауда һәм корал әзерләүдә гаепләнеп, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Балуев һәм Русаков 2005 елда тоткарланганнар. Тентүләр вакытында алар фатирында корал, шартлаткычлар тапканнар.

XS
SM
MD
LG