Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”нең 15 август санына күзәтү


“Безнең гәҗит”нең 15 август санында зур урын милли темаларга бирелгән. Шуларның берсе – мөселманча туй. “Безнең гәҗит” хезмәткәре Зөлфәт Фәйзрахманов һәм 17 яшьлек Илзираның туе дин кануннары буенча үткән. Чын мөселманча туйның ничек үтүе турында Лилия Заһидуллина язмасыннан белеп була.

Милли теманы яктырткан тагын бер мәкаләләрнең берсе – “Телебез кемгә кирәк ” дип атала. Язманы Фәния Сөнгатуллина Туфан Миңнуллинның “Кара – каршы” телевизион тапшыруына нигезләнеп, татар теленең киләчәге турында борчуларын яза. Ни өчен телебезнең дәрәҗәсе үсми дигән темага фикер белешүләрдән инде конкрет гамәлләр кылырга вакыт. Моның өчен иң элек үзеңнән, гаиләң, балаларың, оныкларыңнан башларга кирәк. Халык алдында нигә халык туган телен яратмый дип сөйләп, өендә гел русча гына сөйләшеп йөрүчеләрне татарча мөнафыйк диләр дип үз фикерен белдерә Фәния Сөнгатуллина.

“Иманга юл” сәхифәсендә Кукмара районында яшәүче Әминә Сабирова “Сак булыгыз Ислам” һәм “Буыннар чылбыры өзелә” дип исемләнгән ике мәкаләгә кайтаваз язган. Әби-бабайлар үзләре намаз укысалар да, балаларын, оныкларын хәрәмнән тыймыйлар, өйрәтмиләр. Нигә балаларыңа алай ярамый дип әйтмисең дисәң, алар яшьләр әле, ничек телиләр шулай йөрсеннәр. Картайгач намаз укырлар әле дип җаваплыйлар. Бу әби-бабайлар дин өчен шулай тырышамы. Кыямәт көнендә Аллаһ каршында ничек җавап бирерләр дип борчылып яза Әминә ханым.

Шулай ук “Киңәшле эш таркалмас” рубрикасында көнкүреш өчен файдалы киңәшләр бар.

“Аулак өй” сәхифәсе астында удмурт милли традицияләре турында язылган. Удмурт традицияләре буенча кыз урлау – бу кыргыйлыкмы. Бу хакта тулырак итеп “Безнең гәҗит”тәге “Кыргыйлыкмы, әллә…” язмасында бирелгән.

Җәй – ял вакыты. Бу чорда халык ял итү урыннарына агыла. Әлбәттә, һәрберсенә Төркия, Сочи, Мисыр кебер танылган ял итү шәһәрләренә бару мөмкинлегеннән килми. Татарстанның күрше республикасында – Башкортостандагы Кандракүлдә дә кыйммәтле курортлардагы кебек ял итеп була. Бу турыда биредә ял иткән Лилия Заһидуллина “Кандракүл кояшы астында” дигән мәкалә язган.

“Илдә ниләр бар” сәхифәсендә бик күп темаларга кагылган яңалыклар бар.

Гадәттәгечә, “Безнең гәҗит”тә “Азатлык” радиосында яңгыраган язмалар бастырыла.

Юл кагыйдәләрен бозучыларга штраф берничә мәртәбәләргә артты. Казан шәһәрендә машина йөртүчеләрнең яңа канунга фикерен Гадел Галәметдиннең “Яңа штрафлар тәртипкәме, әллә ришвәткәме” язмасында тупланган.

Киосклар парнографик басмалар белән тулы,тик татар газетлары гына юк. Татар мөхитендә татарча укымыйлар мени. Гомумән, Казан шәһәре киоскларында татар басмалары сатыламы. Бу хакта “Диңгездә бер тамчы” исемле язмада язылган.

Бу санда “Нияз Акмал арабыздан китте”, “Югалган солдатны әнисе таба”, “тарих һәм сәясәт белән уйлануларны фаш итүче китаплар”, “Мәктәптә акча җыю кемгә файдалы” һәм башка “Азатлык”та яңгыраган язмалар бастырылган.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG