Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

“Сәйдашстан”га китүче 3 корабка да билетлар сатылып беткән


Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш идарәчесе Рәнис Сәхибуллин әйтүенчә, узган ел да иртәнге 8- дә Казан елга портыннан кораблар кузгалганда хәйран гына кеше утыра алмый калган. 18- ндә 500 кеше Кызыл Байракка юл тотачак. Сәнгатькәрләр телендә бу урын күптән инде “Сәйдәшстан” дип йөртелә. Идел елгасы ярында урнашкан бу урында күренекле татар композиторы озак еллар буена җәйләрен яшәп иҗат иткән. Бу чараның оешканына да быел 8 ел тула. Һәр ел үзенең бизәкләре белән истәлекле. Гадәттәгечә, сәнгать бәйрәмен Татарстан республикасының симфоник оркестры ачачак. Төп үзенчәлек исә, икенче бүлектә булачак.

“Икенче бүлеге тулаем Кәрим Тинчурин һәм Сәлих Сәйдәшнең иҗатына бәйләнгән булачак. Анда “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Американ”, гомүмән Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевне бергә бәйли торган спектакльләрдән өзекләр булачак. Спектакльләрдән җырлар һәм арияләр белән бергә бәйләнеп барачак”,- ди Сәхибуллин. Үткән бәйрәмнәрдә Сәйдәш янында Сара Садыкова, Ключарев, Мансур Мозаффаров һәм башкаларның да иҗатлары ачылды. Оештыручылар әйтүенчә, бу хәл күркәм гадәт сәнгать әһелләренең шәһәр мохитыннан, ыгы- зыгыдан табигать кочагына чыгуып китүе, чисталык, сафлык һәм моң утравына эләккән кебек булу мәгънәле һәм гамле. Әмма… “Күптән хыялланабыз Казанда үткәрү турында да. Мәсьәлән, аны үткәреп булыр иде Сәйдәшевнең һәйкәле янындагы мәйданда. Яисә булмаса, Камал театры каршындагы мәйданда. Казанда үткәрү турында андый хыяллар, уйлар, теләкләр бар, әлбәттә”,- ди Сәхибуллин. Аның әйтүенчә, туган көне уңаеннан Казанда зур чара үтсә яхшы булыр иде. Бу фикерне быелгы “Сәйдашстан”да катнашучыларның берсе, журналист Флүрә Низамова да күәтләде.

“Аңа һәйкәл дә ачылды. 15 еллап бу һәкәл тирәсендә ыгы- зыгы күпме шау- шу барды. Ләкин, барыбер дә менә минем уемча да шулай ул, Сәйдәшне яраткан музыкасын белгән аны үз иткән халык та сизә торгандыр дип уйлыйм, Сәйдәшкә мөнәсәбәт әлегә аңа лаеклы дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Шул ук бәйрәмне- Сәйдәш бәйрәмен Казанның үзендә дә үткәрергә мөмкин”,- ди Низамова. Дөрес Казан шәһәре үзе татар профессионал музыкасына нигез салучыларның берсе, опера, балет, музыкаль комедия, симфоник һәм хор музыкасы, эстрада җырлары кебек төп музыка төрләре үсешенә этәргеч ясаган Салих Сәйдәшкә алай ук битараф түгел. Аның исемендәге урам бар. 1990 елдан музей эшләп килә. 2000 Татарстанның Дәүләт зур концерт залына аның исеме бирелде. Һәйкәле дә бар. Әмма югары дәрәҗәдәге профессиональ сәнгатьне үз итүчеләр әйтенчә, Сәйдәш бәйрәмнәрен башкалада да үткәрү иш өстенә куш булып кына калмыйча, татар халкының аңа булган хөрмәтен генә арттырыр иде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG