Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Мәчет янындагы чүплектән ничек котылырга?


Моннан ике ел элек Казанның Мәскәү районы, аерым алганда Химиклар мәдәният Сарае янында яшәүче бер төркем кешеләр тупланып ташландык пар казаны – котельныйдан үз көчләре белән ялт иткән мәчет ясап куйдылар. Хәзерге вакытта анда барлык халык намазга, дини бәйрәмнәргә җыела. Чит илләрдән мөселманнар да килгәли. Ләкин анда йөрүче дин кардәшләрне бер нәрсә борчый – мәчет янында гына чүплек бар. Ягъни якында яшәүче халык көндәлек калдыкларны шунда ташлый. Шәһәр хакимиятенә аны күчерү турында күпме генә мөрәҗәгать итсәк тә, әле ниндидер аңлашу табылганы юк диде “Азатлык” радиосына мөрәҗәгать иткән Рәүф Ибраһимов.

Казанның Декабристлар урамында, зур катлы йортлар арасында урнашкан - хәрәбә хәлендәге пар казаны-котелный бинасын ярты ел дигәндә рәткә китереп – мәчет ясап куялар. Бу эшкә, якындагы бар халык ярдәм итә.

Якын-тирәдә бер генә дә мәчет юк. Хәзер мәхәллә булып бирегә олысы-кечесе җыела икән. Билгеле, пар казанын мәчет итеп ясаганда шәһәр хакимияте белән аңлашылмаучанлыклар чыга, ләкин алар зур тырышлык белән хәл ителгән. Хәзер инде әлеге мәчет караган Мәскәү районында яңа җитәкчелек. Алар белән әле уртак тел табып булмый ди мәчетне булдыруда катнашкан Рәүф Ибраһимов:

Түрәләргә безнең эшчәнлегебез ошап җитмәде бугай. Алар чүп контейнерлары куйдылар. Анда чебеннәр җыела, этләр килә. Ә ишекләр безнең янәшәдә генә, шуңа түрәләргә чүплекне алмаштыру белән мөрәҗәгать иттек. Әмма алар төрле сәбәпләр табып алмаска булдылар. Менә соңгы хатта алар “җәмәгатьчелек каршы” дип язып җибәргәннәр. Ләкин алар җибәргән битләрдә кем нәрсә өчен кул куйганы тәңгәл әйтелмәгән. Шулай ук имзалар да аз. Алар бер почерк белән язылган. Алар шуңа сылтау ясыйлар.

Рәүф Ибраһимов сөйләгән мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып “Азатлык” радиосы Казан шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Мәскәү районының торак белән идарә итү ширкате башлыгы Елена Четчикова:

Хәзерге вакытта якын тирәдә чүплек савытлары куярга яки чүплек мәйданчыклар төзүгә урын юк. Монда яшәүчеләр чүп җыю урынын күчерүгә риза түлелләр. Бу контейнер мәйданчыгы инде мәчет төзелгәнче үк бар иде.

Мәскәү районы идарә итү ширкате башлыгы Елена Четчикова якын тирәдә чүп контейнерлары юк дип белдерсә, Рәүф Ибраһимов ерак түгел чүп җыя торган мәйданчык булуын әйтә. Елена Четчикова бу мәсьәләне акча белән дә бәйли. Ике ел элек без аны ремонтлап акча керттек, ди.

Мәскәү район хакимияте мөрәҗәгатьләргә төрле сәбәпләр табып җавап хатлар юллый икән. Шуның берсе турында Рәүф Ибраһимов:

Менә бу хакимият башлыгыннан килгән хатта санпедстанция таләпләренә туры килми дип язылган. Ул моннан 10 көн элек тирәсе генә имзаланган. Безгә исә санпедстанция 2004нче елның 16 апрелендә үк шушы урында мәчетне төзәргә һәм төзекләндерергә рөхсәт бар дигән иде.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, әлеге мәчет урынына щәһәр җитәкчелеге машина юдырту хезмәте төземәкче булган. Шуңа алар мөрәҗәгатьләрне кире кагып киләләрдер ди. Мәскәү районы хакимиятеннән Елена Четчикова:

Мәчет мөрәҗәгать иткәч, ул безгә - идарә итү ширкатенә дә, хакимият башлыгына да мөрәҗәгать итте. Без халыктан сораштыру уздырдык. Алар исә чүп контейнерларын алуга каршы булдылар. Бу чүплек уңайлы һәм күчерүне теләмәүләрен әйттеләр.

Инде Рәүф Ибраһимов әйтүенчә, әлеге сораштырулар аларга бирелгән, әмма анда кешеләрнең имзалары да куелмаган. Мәчеткә йөрүчеләр үзләре дә якын йортларда яшәүчеләрдән имзалар җыеп хакимияткә юллаган булган. Анда күбесе чүплекне күчерү белән ризалашкан. Рәүф Ибраһимов:

Без үзебезне ничек әдәплерәк тоткан саен, алар бу мәхәллә халкы мескеннәр, кулларыннан берни килми дип уйлыйлардыр инде.

Мәчет рухи чисталыкка өнди. Ә бу чүплекне алырга теләмәүчеләр мәчеткә дә, чиркәүгә дә йөрмәгән буын. Алар бу эшкә битараф.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG