Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Хөкүмәте белән Рас-Әл-Хайма әмирлеге арасында килешү төзелде


Сишәмбе Татарстан Хөкүмәте белән Рас-Әл-Хайма әмирлеге арасында килешү төзелде. Аны Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Рас-Әл-Хайма эмираты хакиме киңәшчесе, эмиратның инвестицияләр белән идарә итү буенча җитәкчесе Хатер Массад имзалады. Килешү кысаларында туризм бизнесын үстерү, ике як өчен дә отышлы булган проектлраны инвестицияләүне тәэмин итү, шулай ук авиация һәм аэропортлар инфраструктурасын үстерү карала.

Хатер Массад ТР Премьер-министры өчен бүген Рас-Әл-Хаймада гамәлгә куела торган кайбер проектларны тәкъдим итте. Шул исәптән, ясалма утрауларда туристик зоналар төзелеше, оффшор зоналар булдыру һәм анда сәнәгать һәм югары технологик җитештерү объектлары ачу турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан белән Рас-Әл-Хайма арасында туризмнан тыш, үзара хезмәттәшлекнең күп төрле юнәшешләрен билгеләргә була. Мәгариф һәм икътисад өлкәләрендә, мәсәлән. Аерым алганда, Татарстан Хөкүмәт башлыгы Рас-Әл-Хайма җирлегендә цемент җитештерү заводын ачу мөмкинлеге белән кызыксынды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республикада инвестицияләр өчен отышлы булган "Алабуга" махсус икътисади зонасы урнашуын да билгеләп узды.

XS
SM
MD
LG