Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укырлык газета юк! – ди Мәскәү кунаклары


15 августа “Татмедиа” агентлыгында Рүсия журналистлар берлеге, мәгълүмәт сәясәтен үстерү фонды әгъзалары Татарстан журналистлары белән җыелып сөйләштеләр. Очрашуның темасы “Заманча журналистика: кыек тәрәзәме әллә чынбарлыкның чагылышымы?” дип атала иде. Мәскәү кунаклары Рүсиядә чыгып килүче газеталарга, матбугать чараларына бәя бирергә тырышты. Гадәттә “Татмедиа” үткәргән чараларга 5-6 журналист кына килә. Бу юлы очрашу залында утырырга урын юк иде диярлек. Моңа бәлки Рүсия журналистлар берлеге сәркәтибе Павел Гутионтовның заманында “Известия”, “Комсомольская правда” газеталарында эшләп, бәйсез фикерле, кыю журналист итеп күрсәткән шәхес булуы тәэсир иткәндер ди аны белгән Татарстан каләм ияләре. Гутионтов 2 ел элек агуланып үтерелгән Дума депутаты Юрий Чекачихин белән бергә эшләгән һәм “Комсомольская правда”да аның урынына калган кеше. Заманында ул Ельцинның кияве, Рүсия президенты админстрациясендә эшләүче Валентин Юмашевны үзенең кул астында эшләткән , журналистика серләренә өйрәткән булган. Дөрес ул моның белән хәзер әллә ни горурланмыйм диде. Бәлки шуңадыр да очрашуга килгән Татарстан журналистлары Рүсиядә мәгълүмат сәясәтен үстерү фондының вәкиле Владимир Касюгиннан һәм Идел буе төбәгенең тираж хезмәте вәкиле Ирина Митрюшкинага артык игътибар бирмичә сорауларны Гутионтивка бирделәр. Рүсия журналистлар берлеге сәркәтибенең җаваплары кыю яңгырады. Ул хәзер Рүсиядә ышанып укый торган журналистлар, газеталар юк дәрәҗәсендә диде. Шулай ук ул матбугатьнең үзенә акча түләүче түрәләргә, хакимияткә хезмәт итүен әйтте. Укырлык газета юк дигәннән Гутионтов “Комсомольская правда” газетасына тукталып китте. Аеруча ул әлеге “сары” матбугатькә әйләнгән газетаның мөхәрриренең укучыларга хезмәт итәм дигән фикерен тибеп аударды. “Комсомольская правда”ны хәзер 600 меңгә якын укучы укыса, заманында аны 28 млн. чамасы кеше кулына алган булган. Гутионтов 28 млн.нан артык укучы ихтыяҗы читкә тибәрелгән ди. “Татмедиа”дагы әле очрашуда “Азатлык”радиосының хәбәрчесе кунакларга, “Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматны каян аласыз. Ул җитәрлекме ?” – дигән сорауга кунакларның 3се дә Татарстанны алга киткән республика булуын әйттеләр, һәм без аны яратабыз диделәр. Гутионтов шулай ук узган тәүлектә Мәскәү тирәсендә булган тимер юл казасында аның кардәшләре булуын, анда уннан артык поезд юлчылар белән бергә сусыз-азык-төлексез бер тәүлеккә якын ерактагы станциядә ятуларын искә алды. Ә бу вакыйганы федераль телеканал поездлар, пассажирлар 2 сәгатьтән артык тоткарланмадылар дип хәбәр итте дип ачынып сөйләде. Мондый журналистика белән без ерак бара алмыйбыз ди Рүсия журналистлар берлеге сәркатибе. Очрашуга килгән журналистларда кунаклар зур кызыксыну уятты, сөйләшү гадәттәгечә рус телендә барды. Милләт мәсьәләре искә алынмады. Залда татар телле газеталардан журналистлар да берничә генә иде. Шуңа күрә очраушдагы теманы “Азатлык” радиосы махсус тапшыруда күтәрә. Татар матбугате: кыек тәрәзәме әллә чынбарлыкның чагылышымы? Бу сорауларга җавапны “Азатлык”ның якшәмбе чыгачак махсус тапшыруында тыңлагыз. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG