Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Британия күзләве өчен эшләүче үзе теләп хакимиятләргә бирелгән


Июнь ахырында үз гаебен танып ФСБга бирелгән Вячеслав Җарковны МИ6 британ күзләве агенты Пабло Миллер күзләү эшенә яллавын ФСБ раслаган. ФСБның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр үзәге мәглүмәтләренә караганда, Җарко үзен яллады дип күрсәткән кеше, узган ел Британия файдасына күзләү белән шөгылләнеп 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, Русия Саклану министрлыгы полковнигы Сергей Скрипал эшендә дә катнашы булган. ФСБ Русия ватандашларын Британия күзләвенә яллау фактлары буенча җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Ул җинаять эше, салым полициясе элекке майоры Җарконың 2003-2007 елларда Британ күзләве файдасына эшләвен танып, гариза биргәннән соң башланган.
XS
SM
MD
LG