Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Сербиядә Косово статусын тикшерәләр


Сербия министры АКШны, Косовода “курчак” хөкүмәте төзү омытылышында гаепләде. Белградта чыгыш ясаган Косово эшләре министры Слободан Самардҗич, әгәр дә Косовога бәйсезлек бирелсә, яңа дәүләт АКШ мәнфәгатләренә һәм җирле мафиягә хезмәт итәчәк, дип белдерде. Косово албаннары таләп иткән Косовога бәйсезлек бирүгә Сербия катгый каршы. Мәскәү Белград тоткан юлны хуплый. АКШ, Европа берлеге һәм Русияне тәкъдим иткән 3 дипломат Косовоның статусы турында барысына да яраклы булган чишелеш табарга тырыша.

XS
SM
MD
LG