Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:12

Төньяк Кореяда су басулардан зур зарар килгән


Төньяк Кореяда коточкыч су басулардан 200 меңнән алып 300 меңгә якын кеше йортсыз -җирсез калган. Йөзләрчә кеше һаләк булган, күпләр хәбәрсез югалган. Барлык чәчүлекләрнең уннан бер өлеше юкка чыккан. Тимер юллар җимерелгән, күперлар су белән аккан. Хаттә башкала Пхеньян да өлешчә су астында калган. Төньяк Кореяда болай да даими рәвештә азык төлек җитешми, хәзер инде аларга чын- чынлап ачлык яный дип, БМО белгечләре кисәтә.

XS
SM
MD
LG