Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык тармагын манчу


Башкортстанның ягулык-энергетика тармагын манчу дәвам итә. Башкортстанның өч нефть эшкәртү заводының канунсыз хосусыйлаштырылган кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе карар чыгарган иде. 15нче август чираттагы мәхкәмә булды. Аның карары әлегә мәгълүм булмаса да, Башкортстан файдасына түгеллеге ачык. Интернетның “Башнюс” сәхифәсе болар артында Русия Президенты хакимияте башы урынбасары Игорь Сечин торуын хәбәр итте. Аңа караганда, Сечин 2003нче елда Башкортстан Президенты сайлауларында Мортаза Рәхимовның төп көндәше Сергей Веремееенко тарафдары булган. Мәгълүмамтларга караганда, Сегин Башкортстанның нефть тармагын федераль милек итеп кайтармый туктамаячак.
XS
SM
MD
LG