Accessibility links

Кайнар хәбәр

80 яшьлек татар әбиләренең үз бизнесы бар


Казанда Бауман урамының башында, яшьләрнең алдан сүз куешып күрешү урыны булган сәгать янында, шәһәрнең башка бер җирендә дә булмаган чәчәк бәйләмнәре саталар. Бу урынны яшьләр үз телләрендә “Баумандагы сәгать яны” дип йөртә. Ә чәчәк бәйләмнәренә килгәндә исә, алар бик кыска саплы һәм вак- вак төрле- төрле чәчәкләрдән тора. Бер караганда әйтерсең лә сату өчен махсус урманнардан, тугайлардан, болыннардан җыелган кебек. Ак яулыклы апалар янына, каялардан җыеп китерәсез бу чәчәк бәйләмнәрен, дигән сорау белән килеп бастым.

-Бакчадан. Шунда җиде сутый җирем бар. Шунда яз көне утыртам. Менә хәзер инде кисеп сатам.

-Шундый матур зәңгәр чәчәкләрегез дә бар. Аларны каян аласыз?

-Ансын да бакчада үстереп. Беренче ел гына үстердем әле быел.

-Кеше моны кырдан дип уйлыйдыр…

-Уйлыйлар. Әмма кырныкы мондый матур түгел ул. Болар бит махровый, әнә шундый тыгыз таҗлары. Бакчада бик матур үсәләр. Кызыллары, җете кызыллары да бар.

Апалар бу урынга карлар эреп, көннәр җылыта башлауга килә башлый. Җәйнең озын көннәрендә иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр эш урнында алар. Башта энҗе чәчәкләр саталар, аннан соң лаләләр, ирисләр, кашкарыйлар, вак канәферләр, зәңгәр чәчәкләр пәйдә була… Бу матурлык артында нәрсә ята соң?

-Кызым укый түләүледә. Менә быел 20 мең түләргә кирәк. Шуны укыту өчен тырышам,-ди Фәүзия апа. Пенсиядә инде ул. Ялгызы гына яши. Оныгына булыша. Ярата ул аны. Яратканга күрә “кызым” ди. Ә менә Мәрьям апаны, үзе әйтүенчә, бернинди нужа да йөртми. Җәй буе без монда, бу сәүдәбез уразага кадәр дәвам итәчәк, ди ул.

-Бернинди нужа да чыгармый. Әрәм булмасын дип чыгабыз.

-Сезгә ничә яшь?

-80.

-Әле кызлар кебек сез!

-Кызлар кебек булганга, шуңа чәчәкләр сатам инде чәчәкләрен дә.

-Ничә ел сатасыз монда?

-Без инде күптәннән. Менә пенсиягә чыккач та бу эшкә керештек. Пенсияне бик әз бирделәр башта. Арттыра, арттыра пенсияләребез булды инде әзерәк. Җитми дә, җитә дип әйтергә була инде. Моны саткач керә дә инде. Менә шул керем белән иркенләберәк яшибез.

-Мәръям апа! Ерактан йөрисезме?

-Ерак түгел. Кировски районнан. Маршруткалар йөреп тора. Ярты сәгать юл. Килеп җитәбез дә утырабыз. Безгә рөхсәт иттеләр, рәхмәт яусын, менә шушы Бауман башында пенсионерларга чәчәк сатырга. Әле монда рөхсәт тә итмиләр иде.

-Сез “крыша”га түләмисез инде…

-Түләмибез. Юк, түләтмиләр безгә.

Әбиләрнең бу бизнесы салымсыз, “крыша”сыз, ягъни ришвәтсез барса да үзара көндәшлек булгалап тора икән. Бәя барсында да бер. Кечкенә бәйләм илле сум.

-Бер берегез белән ачуланышмыйсызмы соң?

-Була инде җаным. Төрлесе була. Кайсы вакытта үзләренең сатып җибәрәләр, ә син каласың. Ачу килә.

-Димәк, конкуренция бар?

-Әлбәттә!

-Сезгә ничә яшь инде?

-79,- ди Сания апа. Монда һәр көнне 10- нан артык апа җыела. Алар үз бакчаларында үскән чәчәкләрдән кечкенә, миниатюр бәйләмнәр тәкъдим итә. Моның сере нәрсәдә, дип кабат Мәръям апа янына киләм.

-Моның сере- яшьләр менә шундый кыска букетны алалар. Зурны алмый башладылар. Элек зур гладиолослар, георгиннарны ташыдык. Хәзер алмыйлар аларны. Менә инде хәзер без моңа күчтек. Замананың модасы шул. Чит илдән күреп кайталар да безнең кызлар, егетләр һәм шундый букет бездән сорыйлар. Кешенең үтәргә кирәк бит таләбен.

-Бәя төшерергә сорасалар?

-Кайвакыт төшерәбез, ә кайвакыт төшермибез тотабыз. Менә бу букетлар нинди матурлар бит. Алар үзләре дә кыстамыйлар. Монда ничә сум икәнен дә беләләр. Сайлагыз, дип кенә торабыз.

-Ә мин кечкенә балаларга бирергә дип берничә букет алып киләм. Алар бит балалар бик каты шатланалар.

-Бакчагызда ничә төрле чәчәк үстерәсез?

-Андагын балам кем санап бетергән инде. Менә болар бар да бакча да үсә.

-Бер 20 төрле бармы?

-Егерме генә түгел. Фәүзия, ә син нәрсә әйтә алсың?

-Санын белмим. Мин хрезантемалар да үстерәм.

-Флукс дигән чәчге дә бер 10 төрле аның ачуым бер килмәгәе. Әле анда пионнар, тюлпаннар…

-Шундый сатур чәчәкләр үстерәсез. Моның өчен бит әз хезмәт куярга кирәкми.

-Әз түгел балам. Моны баш күтәрмичә эшлибез без. Аның чүп үләннәре күпме була әле. Әле аларны утыртып, сулар сибеп, төпләрен йомшартып. Аның эшләре бик күп,- диделәр миңа алып сатар чәчәкчеләр түгел, ә үзләре тир түгеп үстереп бу матур бәйләмнәрне тәкъдим итүчеләр. Аларның күбесе 80 яшьлекләр.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG