Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Ачык микрофон: Татарстан гимнын кем язган?


-Татарстан гимнын композиторыбыз Рөстәм Яхин язган. Аның турында көннәр буе сөйләргә мөмкин. Ул бик зур эз калдырган композитор. Мин аның белән бик яхшы таныш та идем яшьрәк вакытта. Бик талантлы композиторыбыз. Һәм андый композиторлар бик сирәк. Һәр республикада юк андый композиторлар. Аның язган әсәрләре бүгенгесе көндә безнең композиторлар союзының алтын фондын тәшкил итә. Һәм ул беркайчан да онытылмаячак. Халык әле аның әсәрләренә яңадан кайтып-кайтып, аның җырларын җырлаячак һичшиксез. Гимнның көе болайрак ишетелә.

- Сүзләрен дә музыкасын да әйтә алмыйм кем язганын.

Кая гына барып, кайларда йөрмәдем,

Бәхет биргән җирем Татарстан,
-
шулайрак аның көе һәм сүзләре.

-Сүзләре бармени аның?

-Бар иде элек. Яшьлегемдә радиоданмы, кайдададыр ишетем алып ятлаган идем.

-Радиодан көндә ишетәбез, суверенитет көнендә, концерт, съезд вакытында, көрәшләрдә ишетәбез.

Мин Батыр калгач,Татарстан гимнын уйнадылар. Русия кешесе батыр калса, Русия гимнын уйнаталар. Кем җиңә шул илнең гимны уйнала. Шундый чакларда искә төшереп калабыз инде.

-Кировтан күчеп килгән каян Татарстан гимнын белсен инде?

- Минем бер тапкыр да ишеткәнем юк. Ничек яңгыраганын да белмим.

- Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем минем ,

Бәхет биргән җирем Татарстан.

Ә бу сүзләр кемнеке соң?

Әйтә алмыйм.

Музыкасы кемнеке?

Белмим.

Ә сүзләрен ничек хәтерлисез соң аның ?

Мин авыл малае бит.

Мин мәктәпне тәмамлаган елны каяндыр табып ятлаган идем.

Гимн бүгенге көндә сүзсез бит ул.

Сәлих Сәйдашев язган.

Дөресме соң ул? Кайчан тыңлыйсыз гимнны,

Иртән сәгать алтыда, Азатлык радиосыннан.

Искә төште, Рөстәм Яхин язган гимнны.

Ә Сәлих Сәйдашев Советлар союзы армиясенең маршын язган.

Ишеткән идем телевизордан, ә кем язганын исемен фамилиясен хәтерләмим.

Рөстәм Яхин язган бит, әйеме?

Әйе . Менә бу Балтач егете Рамиль бик матур көйли.

- Идел ярларына нурлар сибеп,

- Матур булып ата бездә таң.

- Таң шикелле якты туган җирем минем ,

- Бәхет сөйгән илем Татарстан.,

Сүзләре кемнеке ?

Әйтә алмыйм.

Гимнның композиторы мәрхүм Рөстәм Яхин.

Җыры бар иде аның шундый Татарстан турында.

“Кая гына китеп, кайларга бармадым? ,

Сагынып кайттым сине Татарстаным”

Мин сүзләрен белмим, Әлфия Ахметовна.

Сүзләрен миндә белмим.

Бирегез сүзләрен, мин җырлыйм хәзер үк .

Сүзсез генә көйләгез.

Ля- ля – ля –ля- ля- ля, ля –ля- ля –ля-я-я-я

Ля- ля – ля –ля- ля- ля, ля –ля-ля

Ля- ля – ля -ля ля- ля,– ля –ля- ля –ля-я-я-я-я

Ля- ля – ля -ля ля- ля, Та-тар-ста-а-а-н.

Менә беренче сентябрьдә балалаларны Рөстәм Яхин музыкасы белән уку йортына яңа уку елына каршы алабыз инде.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG