Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Самар “Туган тел” хатын-кызлар бүлекчәсенең чираттагы утырышында телне саклау мәсьәләсе каралды


Этник мөселманнарны рухи изү көчәйгәннән көчәя бара. Рус моxите татарны телсез итсә, инде халыкның диненә дә кизәнәләр. Менә шул рухи чатырманлыкта да татар әле тыпырчына. “Туган тел” исемле Самара өлкә татар җәмгыяте каршында уңышлы гына яшьләр түгәрәге эшләп килә, менә шулар өстенә татар хатын- кызларының бүлекчәсе дә үзләренең утырышын уздырдылар. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә каралды. Нинди чаралар белән Самар шартларында гаиләдә татар телен саклап калырга, ничек хатын- кызларыбызны асыл динебез Ислам кануннары буенча яшәтергә? Бу юнәлешне үз җилкәсенә алган Наилә ханым Абдулганиева җентекләп, бәйнә- бәйнә сөйләп үтте. Гомум кешелек бәһасенә әверелгән игелеклелек, мәрхәмәтлелек, сәламәт тормыш, тулы канлы шәхес тәрбияләүне пропагандалау. Бигрәктә бу эшне яшь ханымнар арасында җәелдерү кирәклегенә басым ясады. Самар татар хатын- кызларының юлбашчысы мәдәни чараларны да алга чыгарды, матбугатта терәк барлыгына ишарәләде.

Әлегә эш планнарына биш юнәлешне керттеләр:

татар телен саклау;

бүгенге культурасызлыкта милли үзенчәлегебезне саклап калу;

татар гаиләсен саклау;

интеллектуаль әңгәмәләр, зыялылар үстерү;

киенү культурасын пропагандалау.

Шуны да искәрттеләр, нәрсә генә эшләсәк тә динебез ислам кануннарына таянырга, милләтне саклауда төп фактор итеп Ислам динен кулланырга.

Мәрбия Сафина, Сания Мингачева үзләренең чыгышларын дини яссылыкта алып барсалар, Наилә ханым Сабирҗанова тулысынча татар гаиләсенең нигезе булган – телгә басым ясады:

“Кадерле милләттәшләрем, хөрмәтле дин кардәшләрем!

Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, бик яхшы аңлыйбыз никадәр күп авырлыклар, кыенлыклар китерә безгә урыс арасында яшәү. Безне канәгатьләндерә торган шартлар тудырылмаган. Мин аларны санап тормыйм, чөнки барчабыз да аларны башларыбыздан үткәрдек. Ләкин дә Татарстанда яшәүче милләттәшләребез белән чагыштырсаң безнең бик зур өстенлек бар- ул да булса милли хисләрнең көчле булуы. Читтә яшәп карамаган татар безне аңлый алмый, әлбәттә. Ләкин дә бу сыйфат бөтен Самар татарларына хас түгел, һәм аны балачактан ук тәрбияләргә һәм үстерергә кирәк. Тик торганда балада туган телебезгә мәхәббәт, тарихыбызны өйрәнү , милли моңнарыбызны тыңлау теләкләре килеп чыга алмый. Бу сыйфатларны тәрбияләргә кирәк. Ә безнең Самара шартларында бу вазыйфаны тик гаилә генә үти ала. Бүгенге заманада тормышны алып бару йөге күбрәк ирләребез өстендә, шуңа күрә, гадәттәгечә балаларны тәрбияләүнең зур өлеше хатын- кызга төшә. Шуны да әйтеп узарга кирәк, гаиләдә хатын - кыз динле, акыллы, тәртипле, инсафлы, тәрбияле, сабыр, түземле булса, гаилә нык була.

Безнең Самара шартларында балаларыбызда милли хис, милләтебез өчен горурлык уятыр өчен иң беренче нәрсә эшләргә кирәк соң?

Беренчедән, гаилә белән Самар өлкә татар оешмасы “Туган тел” оештыра торган дүрт зур бәйрәмнәргә йөрү. Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә һәм балалар фестивале. Бу бәйрәмнәр бернинди дә матди чыгымнар китерми, диярлек. Нәүрүз бәйрәменә генә, хәзерге бәяләр белән чагыштырганда, билет өчен бик әз акча түләргә туры киләчәк. Безнең бәйрәмнәребезгә килеп, бала татар мохитенә чума, телебезнең яңгырашын ишетә, көйләребезне үзенә сеңдерә, мәдәниятыбыз белән таныша.

Ә инде мөмкинлек булган кешеләр Татарстаннан килгән артистларыбызның тамашаларына иркенләп йөри ала, алар бик күп оештырыла. Ләкин ел саен ике мәдәни чарага бармыйча калырга ярамый: беренчесе - Галиәсгар Камал исемендәге Татар драма театры килгәндә һәм Татарстан Дәүләт җыр - бию ансамбле концертына. Театрны безнең халык гомер- гомергә яраткан, һәм татар театры куйган әсәрләр һәрвакыт милли рухта тәрбияли, ә инде Татарстан дәүләт җыр - бию ансамбле концерты – чын татар сәнгате.

Икенчедән, балаларыбызга чын татар тәрбиясе бирер өчен рухи мәркәзебез Казаннан, һичшиксез, балалар өчен гәҗитә - җурнал алдырырга кирәк. Теләсә кайсы почта бүлегенә барып, сез “Салават күпере”, “Ялкын” исемле җурналлар, Сабантуй гәҗитәсен алдырырга тиеш.

Һәм инде балаларыбызга телебезне өйрәтер өчен, әлбәттә инде, иң мөһиме өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Әби- бабайлар оныкларына яраклашып русча аралашырга тиеш түгел. Бик еш миңа күзәтергә туры килә, ничек татар әбиләре оныклары белән татар акценты белән трышып- тырышып русча сөйләшергә тырышалар. Бу бер дә килешми торган нәрсә түгел...”

Шамил Баһаутдин, Самар.

XS
SM
MD
LG