Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сайлаулар узармы?


Күп кенә халык ял итсә дә, Казан шәһәр Думасы депутатларына бу җәйдә ял булмады. Имеш-мимешләргә караганда, киләсе ел башында Казанда яңадан сайлаулар була икән. Бәлки Казан җитәкчелегенең дә, депутатларның да җир сызганып эшләве шуның белән бәйледер. Әмма бу хакта әле рәсми әйтелгәне юк.

Казан үз җирлекләрен киңәйтергә җыена. Бистәләр, Биектау һәм Питрәчнең дә кайбер җирлекләре Казанга караячак дип билгеләнә. Бу елның азагына көтелә мондый хәл. Гомумән, булган җирлеккә тагын 16 мең гектар өстәләчәк. Димәк яңа муниципаль берәмлек барлыкка килә. Казан мэры Илсур Метшин үз хезмәткәрләре алдында яңа сайлаулар уздырырга туры киләчәк дип белдергән. Ягъни мэр, Казан Башкарма комитеты башлыгы, депутатлар сайланырга тиеш була. Бу, билгеле, күпләрне гаҗәпкә калдырган. Шулай ук шүрләүчеләр дә булгандыр – депутатлык вазыйфасыннан колак кагырбыз дип. Әмма имеш-мимешләргә караганда, Илсур Метшин барысының да шул кешеләр калуын тели ди. Һәрхәлдә депутатларга шулай дип белдергән. Әйе, ни дисәң дә, элекке Казан башлыгы Камил Исхаков кешеләренең күбесе инде я озатылды, я үзләре теләк белдереп китте. Илсур Метшинга Казанның 1000 еллыгыннан соң истәлек булып Камил Исхаковтан зур бурыч калган ди – 12 миллиард сум. Бу хакта Илсур Метшин чәршәмбе сессиядә дә депутатларга терттерде.

Депутатлар Метшинга юлларның начар булуыннан зарландылар. Бистәләрдә дисеңме, кайбер шәһәр читендәге урамнармы. Илсур Метшин да төшеп калганнардан түгел, депутатларның авызын тиз каплады. Шул кадәр акыллы булгач Камил Исхаков җитәкчелек иткәндә аңа әйтәсе иде диде ул инде күптәннән эшләүче депутатларга. Шулай да Илсур Метшин юллар төзелешенә күп акчалар бирелүен әйтте. Әйе, моны Казан халкы да сизә башлады. Тиздән Әмирхан белән Дементьев урамын тоташтыручы зур юл төзелеше башланачак. Бу инде Казанның ике район арасындагы юлны кыскарта.

Сессиядә бистәләр турындагы программага үзгәрешләр кертелде. Әйтергә кирәк, андагы халык үзен Казанда яши дип санаса да, кайберләрендә су көйләнмәгән, юллар салынмаган. Кыскасы, Татарстан авыл районнарыннан да начаррак хәлдә гомер кичерәләр. Метшин үзе дә бистәдә яши – Питровскига. Шуңа бу мәсьәлә аңа якындыр күрәсең. Быел бистәләрне рәткә кертү өчен 200 миллионнан артык акча бүленгән. Гомер күрелмгән хәл. “Бистәләр”не рәткә кертү программасы 2010нчы елга кадәр каралган. Ел саен шулкадәр акчалар бүленсә, Казан янындагы бистә халкы шәһәрнекеләрдән дә шәбрәк яши башлаячак. Акча исә мөгаен бүленер. Быел мәсьәлән Казан казнасына өстәмә 2 миллиард сумнан артык акча керәчәк. Алар күбрәк мәктәп, сырхауханәләрне төзекләндерүгә тотылачак икән. Республика казнасы да Казанга ярдәмгә килә икән. Быел ул 160 миллион сумнан артык акча бирәчәк ди үзенең баш каласына. Аерым алганда, “Казан” милли мәдәният үзәген ремонтлауга гына 20 миллион сум акча каралган. Димәк, республика ярдәме белән Казан чәчәк ата. Хәтта сайлаулар алдыннан һәрвакыт шулай була инде анысы. Киләсе елга Русия Президенты белән бергә Казан халкы шулай итеп үз җитәкчесен дә сайлар дип фаразлана. Ләкин кануни яктан Русия Илбашын сайлаганда, башка сайлаулар үтмәскә тиеш булса да, кайбер даирәләрдә фатиха алынган имеш. Әмма рәсми рәвештә сессиядә бу турыда әйтелмәде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG