Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты нәтиҗәләре


Бишкәктә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, саммит нәтиҗәләре нигезендә дустанә күршелек, хезмәттәшлек турында озын мөддәтле килешү һәм башка төрле документларны имзалаган. Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Русия Таҗикстан һәм Үзбәкстан дәүләт җитәкчеләре энергетика даирәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләделәр, һәм ул иминлекне тәэмин итү, төбәктәге тотрыклылыкка йогынты ясаячак дип, ассызыкладылар. Саммитта чыгыш ясаган Русия президенты Владимир Путин, Шанхай хезмәттәшлек оешмасының төп бурычы дип, террорчылык һәм экстремизм белән көрәшне атады. Очрашуда катнашучылар шулай ук, галәмдә корал урнаштырмау турында халыкара килешү әзерләү кирәклеген белдерделәр.

XS
SM
MD
LG