Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка армиясендә үз-үзенә кул салучылар арта


Америка армиясендә узган ел 99 солдат үз-үзен үтергән, шул саннан чиреге Гыйрак һәм Әфганыстанда хезмәт итүчеләр. Хәрби белгечләрнең әле генә игълан ителгән хисабында, соңгы 26 ел эчендә бу иң зур күрсәткеч диелә. Үз-үзләрен үтерү сәбәпләрен канун белән проблемалар булуда, шәхси мөнәсәбәтләрдә, матди як һәм даими киеренкелектә күрәләр.
XS
SM
MD
LG