Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

Башкортстан газүткәргечендә каза


15 августа кич белән, Башкортстанның Авыргазы районында Совхоз касәбәсе белән Канчура кәсәбәсе арасындагы 21-нче чакырымда газүткәргечтән газ саркып чыгып, соңыннан аңар ут кабынган дип, “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә. Бу казада кешеләр зыян күрмәгән. Агентлык мәгълүмәтләренә караганда, газүткәргечне 18 кешедән һәм дүрт техника берәмлегеннән торган Стәрлетамак авария бригадасы төзекләндергән. Кешеләр сәләмәтлегенә һәм тирә - юнь мөхиткә зарар килмәгән. Газ белән тәэмин итү дә өзелмәгән. Бу төзексезлекнең сәбәпләрен тикшерер өчен Ростехнадзор вәкилләре рәислегендә махсус комиссия төзелгән. Газүткәргечләрдә килеп чыккан мондый каза беренчесе генә түгел. 26 июльдә Питербур янында да җир астыннан үтә торган газүткәргеч шартлаган иде. Анда да беркем дә зарар күрмәде.

XS
SM
MD
LG