Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:55

Әфганыстанда тотыкларны азат итү сөйләшүләре бара


Әфганыстанда талиблар һәм Көньяк Корея вәкилчелеге арасында 19 тотыкны азат итү турында чираттага сөйләшүләр бара. Сөйләшүләр Газни вилаятендә, талиблар июль аенда Көньяк Корея миссионерларын тотык итеп алган урында уза. Ике тотыкны алар үтерде, ике авыру хатын-кызны азат итте. Талиблар тотыкларны әсирлектәге үз тарафдарларына алыштыруга басым ясый. Газни вилаяте губернаторы безнең радиобызга, аның мәгълүмәтләренә караганда, Әфганыстан хөкүмәте талибларның таләбен үтәргә җыенмый, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG