Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин автономиясе гадәләт министры кулга алынды


Газзәдә Фәлестин автономиясе гадәләт министры Әхмәт Мугами кулга алынган. Мугами “Фәтх” партиясе вәкиле, бу урынга бер ел элек Мәхмүт Габбас тарафыннан куелган иде. Хәмас төркеме Газзә сызыгын үз кулына алганнан соң, министр анда күренмәде. Ләкин, ике көн элек, Хәмас, Автономия юстициясенен бөтенләй үзгәртү белән янагач, ул Газзәга кайтты. Шаһитләр әйтүенә караганда, кулга алган вакытта министрны һәм аның тән сакчыларын кыйнаганнар.
XS
SM
MD
LG