Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Лариса Арапны хастахәнәдән чыгармыйлар


Берләшкән ватандашлар фронты оешмасының Мурманский активисты Лариса Арапны, табибларның хастахәнәдә дәваланырга нигез юк дигән нәтиҗәсенә карамастан, рухи хасталар хастахәнәсеннән чыгарырга җыенмыйлар. Лариса Арапның әйтүенә караганда, хастахәнә табиблары аны кайчан чыгарачагын әйтми, хастахәнә җитәкчелеге аның эшен карар өчен тагын бер комиссия төзергә ниятли. Элегрәк, Мәскәү психиаторлары Мурманскийга килеп, Лариса Арапны тикшергәннән соң, ул өендә дә дәвалана ала дип белдергән иде. Бәйсез белгечләр бу эшкә кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин гозере белән җәлеп ителде.

XS
SM
MD
LG