Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның төньягында булган террор корбаннары 400-гә җитте


Сишәмбе көнне булган ул шартлауларда йөзләгән кеше яраланган. Гыйрак эчке эшләр министрлыгы вәкиле, ике көрт авылында миналанган машина шартлауда иң кимендә ике тонна шартлаткыч файланылган дип белдерә. Ул авылларның җир өстендә эзе дә калмаган. Рәсми булмаган хәбәрләр һаләк булучылар саны 500 дән артык дип белдерә. Бүген Багдадта шартлаудан 9 кеше һаләк булган, 17се яраланган. Киркук шәһәрендә 87 экстремист тоткарланган.
XS
SM
MD
LG