Accessibility links

Кайнар хәбәр

Перуда җир тетрәү корбаннары 360-ка җиткән


Соңгы мәглүмәтләргә караганда Перуда җир тетрәү корбаннары 360-ка җиткән. 1000-нән артык кеше төрле яралар алган. Җир тетрәү көче Рихтер шкаласы белән 8 баллга җиткән. Җир тетрәү үзәге Перуның диңгез буенда булса да, тетрәүләр илнең башкаласы Лимада да сизелерлек булган. Башкалада һәм күп кенә торак җирләрдә йортлар җимерелгән. Хастахәнәләр каза күрүчеләр белән тулган, электр, су бирү, телефон элемтәсе өзелгән.
XS
SM
MD
LG