Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Самарда мөселман зиратларына җир табылмый


Самар шәһәр администрациясендә һәр чәршәмбе өлкә үзәгендә булган хәлләрне күзәтеп узалар, килеп туган проблемаларны чишәргә тырышалар. Чираттагы утырышта биш мәсьәлә каралды, шуларның берсе – Самарда мөселман зиярәтенә җир бирү турында. Эш шунда ки, бүгенге көндә мөселман мәетләрен дүрт зиярәттә җирлиләр, һәм барчасы да ябылу дәрәҗәсендә, җир беткән.

Сөйләшүдә гаҗәеп кызык фикерләр яңгырады. Шәһәрнең иллегә якын утырган чиновниклар киңәшмәсендә Самар зиярәтләренең башлыгы Александр Шатохин колакларны сындырырлык, башларны миңгерәтерлек фикер әйтеп ташлады: “ Татарларга аерым җир сорап йөрергә түгел, әнә Казанда милләтенә карамыйча, бер зиярәттә күмәләр”,- димәсенме.

Утырышта тик мөселманнарга, яһудиларга җир бирү турында сүз барса да, ни өчендер, православ атакае да утырды һәм бик озак тәфсилләп мөселманнарны да рус зиярәтенә күмү идеясын ачыктан- ачык алга сөрде, бу фикерне хәттә шәһәр түрәсе Виктор Тархов та хуплады. Менә монда инде ап- ачык аңлашыла иде, ни өчен утырышка поп абзыйны чакырганнарын да.

Җавап сүзен Самар шәһәренең татар милли- мәдәни мөхтәрияте рәисе, Самар мөфтиятенең Баш белгече Җәмил Вәлиуллин алды һәм моңа кадәр әйтелгән фикерләрне пыран- заран китерде. Казанда уртак зиярәтләрең юклыгын исләренә төшерде. Шатохинның бу фикере ялган икәнен төшендерде. Алла бер, ләкин дә татарлар үзләренең якыннарын мәңгелеккә озатканда тыныч кына Коръән укып озаталар, янәшәдә улап- улап аракы эчүләрне тыңлап торасалары килмәүләрен әйтте.

Вәлиуллин мэр Тарховка сискәндерерлек саннар да китерде. Бүген татарларны ике фирма җирли: коммерция нигезендә эшләүче Хәйдәрҗан әфәнде 8 меңгә җирләсә, муниципаль фирма саналганы бер мәет җирләүдән 16 мең сум ала икән. Сөйләшү, әлбәттә, бу җыелыш белән генә тәмамланмавын күрсәтте. Проблема зурдин иде.

Самар шәһәр түрәсе Виктор Тархов үзенең урынбасарына: “Мөселман зиярәте белән хәл итегез”,- диде.

Чыннан да миллион халкы булган Самарда җир проблемасы кискен тора. Самара ел саен 17 мең кеше җирли, әле шуны да искә алырга кирәк, татарлар күпчелек мәетләрне авылларга илтеп җирлиләр.

Самар шәһәренең татар милли- мәдәни мөхтәрияте рәисе Җәмил Вәлиуллин өч көн буена кабинеттан кабинетка мөселман зиярәте буенча чапты.

Җәмил әфәнде, Сезнең очрашулар кем файдасына тәмамланды? Мөселманнарга шәһәрнең кайсы почмакларында зиярәткә урын бирергә булдылар?

Хәйдәрҗан абзый коммерция нигезендә җирләү белән мәшгүль. Менә шул фирмага 10 гектар җир бирелде. Җире тигез, матур. Инде бу мәйданны тотып та алдылар. Бу инде 10 елга җитә дигән сүз. Тагын бер мәсьәлә хәл ителде. Элек Самарның Кызыл Балчык бистәсендә үлгән кешеләрне теркәү өчен шәһәрнең икенче башына барырга кирәк иде. Хәзер бу мәшәкатьне шул ук бистәдә мөселман гыйбадәтханәсе аша хәл итәчәкләр.

Самар Җәмигъ мәсҗедендә уңайлы үзгәрешләр булып тора. Әле генә мөфтияткә инженер һәм юрист алдыгыз.

Мөфтияткә 90 мәхәллә кергән. Мәсҗедләрнең саны күп, һәм һәр бина паспортлы булырга тиеш. Инженер һәр елны кайсы мәсҗедкә нинди сипләү кирәклеген планга кертергә тиеш, һәм бу өлкә бюджетыннан акча алу белән дә бәйләнгән. Ә акча алыр өчен төпле смета кирәк. Замана башка. Юристсыз берни эшләп булмый. 2008 елга шәһәр бюджетына 10 млн сум акча сорап яздык.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG