Accessibility links

Бурычлылар чит илгә чыга алмыячак


Башкортстаннан хәзер чит илгә чыга алмаучылар да булырга мөмкин. Ниндидер сәяси сәбәпләрдән түгел, ә икътисади җәһәттән чит илгә чыгу тыелган кешеләр армиясе барлыкка килергә мөмкин. Дәүләткә теләсә нинди бурычы булган кешеләргә карата шундый тыю кертелә хәзер. Бу хакта Башкортстанның Баш мәхкәмә приставы Зариф Байгускаров журналистлар белән очрашуда белдерде. Аның сүзләренчә, бу исемлеккә төрле зур күләмдә бурычлары булган шәхесләрдән башлап фатир өчен түләмәгән кешеләргә кадәр кертелергә мөмкин.

Башкортстан Республикасының баш мәхкәмә приставы Зариф Байгускаров фикеренчә, әлеге хакта Русия кануны сентябрь аеннан гамәлгә керәчәк. Менә шуннан соң бурычлы кешеләргә карата киң эш башланачак. Шулай итеп хәзер чит илгә чыгарга теләгән кеше алдан ук үзенең барлык проблемаларын хәл итеп куярга тиеш. Ватаның каршында түләмәгән буручың бар икән – өйдә генә утырырга тиешсең, чит илләргә юл ябык.

XS
SM
MD
LG