Accessibility links

Джулиан Экерт: Европа тапшырулар Берлегенең еллык җыелышы Казанда югары дәрәҗәдә узарга тиеш


Казан дөньякүләм мохиттә үзен танытуны дәвам итә. Быел гына да ике зур чара - Европа үсеш банкы идарәчеләренең утырышы, Халыкара шәһәрләр мирасы оешмасы вәкилләренең җыены узды. Киләсе елга тагын бер зур вакыйга көтелә. Сентябрьдә Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлеге вәкиләре Казанга җыелачак. Аерым алганда, Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлеге еллык җыелышын Татарстан башкаласында уздырырга ниятли. Бу хакта җомга көнне республика Хөкүмәтендә сөйләшү булды. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлегенең финанс-идарә хезмәте җитәкчесе Джулиан Экерт белән очрашты.

Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлегенең инде ярты гасырдан артык тарихы бар. Бүгенге көндә аңа дөньядагы 50дән артык илдән 74 радио-телевидениләр керә. Бу Европа илләренә караучылар гына. Моннан тыш, әле башка илләргә караган радио-телевидениеләр дә керә. Русиядән әлеге оешмага ВГТРК, ягъни Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе, “Беренче канал” һәм “Голос России” керә. Шулай ук Европа тапшырулар Берлеге радио комитетының президент урынбасары булып Русия вәкиле – ВГТРК җитәкчесе урынбасары Сергей Курохтин тора. Радиокомитеттан тыш, әлеге Берлеккә телевидение, юридик, техник, финанс бүлекләр керә. Казанда исә нәкъ финанс-идарә хезмәтенең утырышы узачак. Бу хакта Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң Европа тапшырулар берлеге финанс-идарә хезмәтнең җитәкчесе Джулиан Экерт:

Очрашу барышында шул турыда сөйләштек - бәлки Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлегенең еллык утырышын Казанда уздырырбыз. Аерым алганда аның финанс мәсьәләсенә караган өлешен.

Джулиан Экерт Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлегенең финанс хезмәтен Женевада 1993нче елдан бирле җитәкли. Әлеге юнәлешне инде ул нигездән белә. Казанда узачак утырыш турында Джулиан Экерт:

Бу җыенга Европадагы иң өре 70 телерадиокомпаниянең финанс бүлек җитәкчеләре киләчәк. Утырышта без бу юнәлештәге иң мөһим мәсьәләрне тикшерәбез, шулай ук аралашу, киләчәк хезмәттәшлек өчен элемтәләр урнаштыру, фикер алышу каралган. Без хәзер булачак урынның уңайлылыгын тикшерәбез, биналарны карыйбыз. Чөнки бу фикер алышулар, сөйләшүләр иң югары дәрәҗәдә узарга тиеш

Быелгы утырыш Маракешта узачак икән. Әйтергә кирәк, Европа тапшырулар Берлегенең утырышлары Русия күләмендә күбрәк Мәскәү һәм Санкт-Петербургта уза иде. Казанда үткәрү турында “Русия мәгълүмат каналы” баш мөхәррире Дмитрий Медников :

Европа тапшырулар берлеге белән Русиядә чара уздыру мөмкинлеге тугач, без Мәскәү яки Питер түгел, ә нәкъ Казан сайлансын өчен бар көчебезне куйдык. Чөнки күп еллар монда булабыз һәм көнбатыш илләрдәге хезмәттәшләргә Русия Мәскәүдә генә тормый икәнне күрсәтәсебез килде. Һәм Казан югары дәрәҗәдә уздыра алачак

Радио-телевидение үсеше өлкәсендә Казан Европа кунаклары алдында мактана алуы шикле билгеле. “Евроньюс”, “Евроспорт” һәм “Еврорадио”лар белән көндәшлек итү әле хыялда гына була. Бу билгеле, бәйсез мәгълүмат тарату өлкәсендә генә түгел, ә техник яктан сыйфатлы заманча жиһазлар куллану өлкәсендә дә. Чөнки бу халык ихтыяҗы. Төрле илләр, халыклар арасында телевидение һәм радио күпере салыныр. Мәгълүмат алмашу, кирәкле хәбәр җиткерү 21нче гасыр билгесе.

Хәер, мәгълүмат алуның хокуки һәм матди ягы камил түгел. Европа радио һәм телевидениетапшырулар Берлегенең җыены да бу мөһим эшне җанландырып җибәрәчәк һәм оештыру нигезләрен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG