Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Уфа һава аланы эше туктарга мөмкин


Уфа һава аланы хезмәткәрләре якын арада эш ташларга мөмкин. Бу хакта атнакич көнне “Уфа” халыкара аэропорты вәкилләре журналистлар өчен оештырган матбугат очрашуында белдерде.

Әлеге матбугат очрашуында Уфа һава аланы хезмәткәрләренең ни өчен эш ташларга ниятләнүе сәбәпләре ачык әйтелде. Аэропортның һөнәр берлекләре оешмасы рәисе Татьяна Никонова әйтүенчә, “Уфа” һава аланы ширкәтендә чираттагы тарткалаш 18 июньдә үк башланган булган. Нәкъ шул чакта Русия Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы “Уфа” халыкара аэропортының бар мөлкәтен федераль милеккә күчерә һәм аның директоры Анатолий Приваловны, шулай ук аның 10 урынбасарын урыннарыннан ала. Шуннан соң җитәкче вазыйфаларга нигездә башка төбәкләрдән китерелгән кешеләр тәгаенләнә. Татьяна Никонова әйтүенчә, яңа җитәкчеләрнең күбесе авиация өлкәсеннән ерак торган кешеләр, шуңа күрә дә аларның уңышлы эшләвенә шик туа. Коллективта үзгәрешләр башлану күпләргә ошап бетми. Яңа җитәкчелекнең аэропортның күп кенә хезмәтләрен шәхси кулларга тапшырырга җыенуы да биредә ризасызлык тудырган.

Матбугат очрашуында аэропортның башка вәкилләре дә чыгыш ясады. Аларның әйтүенчә, атнакич көнне коллектив хезмәткәрләре җитәкчелеккә үзләренең таләпләре язылган мөрәҗәгатьне тапшырган. “Әгәр безнең таләпләр үтәлмәсә, без эш ташларга мәҗбүр булачакбыз”, - дип кисәтте алар.

“Уфа” халыкара аэропортына яңа бина төзүгә һәм аның искесен яңартуга Башкортстан Хөкүмәте соңгы берничә елда 1 миллиард сум тирәсе акча тотынган иде. Шуңа күрә дә республика җитәкчелеге аэропортны Башкортстан карамагына күчерү өчен тырышлык сала. Бу эшкә Республика Президенты Мортаза Рәхимов та үз мөмкинлекләрен файдаланыр кебек. Һәрхәлдә Президент Хакимияте башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән атнакич көнне булган махсус очрашуда шул хакта әйтте.

Радий Хәбиров та шулай итеп республика хакимиятләренең “Уфа” һава аланы ширкәте вәкилләре таләпләрен яклавын ачыктан-ачык әйтте. Аның сүзләренчә, Русия Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Уфа аэропортына рейдерлык һөҗүме ясады һәм аны басып алды. “Моның белән республика хакимиятләре һәм шул исәптән Президент Мортаза Рәхимов та килешмәячәк һәм “Уфа” аэропортын кире республика карамагына кайтару өчен бар көчен салачак”, - диде Президент хакимияте башлыгы Радий Хәбиров.

XS
SM
MD
LG