Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Пор-Баҗынның татарга кагылышы бармы?


Бу көннәрдә Русия матбугат чаралары Президент Путинның Тыва республикасында йөрүе хакында бик күп мәгълүмат биреп торды. Илбашының дәрәҗәле чит ил кунакларын шунда кабул итүе дә, аның балык тотуы да, ярым шәрә килеш төшкән фотосурәтләре дә халыкның игътибарына тәкдим ителде. Өч көнгә якын дәвам иткән бу сәфәр – тикмәгә генә булмады. Эш шунда ки, Тыва җирендә урнашкан борынгы шәһәр бар. Тыва телендә аны Пор Баңын дип атыйлар. Быел, берничә Русия төбәкгеннән тупланган галим вә студентлар Русия Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу фатихасы белән археологик казу эшләре алып баралар бу шәһәр урынында. Әлеге эштә Татарстан вәкилләре дә катнашты. Ләкин Татарстан вәкиләре инде әйләнеп кайтуына карамастан, тар даирәдә, зыялылар арасында Пор Баҗын хакында сөйләшүләр дәвам итә. Чөнки, Путин кунаклар кабул итеп, ярым шәрә фотоларга төшкән җирләр – татар тарихына да кагыла. Татарстаннан Пор Баҗын шәһәрен казу эшләрендә җәмгысе 55 кеше катнашты. Болар арасында ике галим, ике җитәкче, калганнары исә студентлар. Җитәкчеләрнең берсе Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факултеты декан урынбасары Гүзәл Ахунҗанова. Тыва республикасында шаманизм бик киү таралган. Һәм беренче сменада эшлүчеләр шаманны чакырганнар һәм ул шушы җирне казырга рөхсәт биреп, үзенең ниндидер ырымнарын, догаларын укып, менә шушы раскопкаларны ачкан дисәк була инде Пор Баҗын шәһәрчеге Тере Хол, татарча итеп әйткәндә Тере күл дигән күл эчендә утрау булып урнашкан. Татарстан вәкилләре анда икенче сменада эшләгән. Хәзер өченче смена эшли. Путин белән аларга очрашу тәтемәгән. Ләкин, Гүзәл сүзләренә караганда, максат бит тарихи катламнарда кулыңа кәрәк тотып казыну, ә түрәләр белән күрешү түгел. Ә ул тарих дигәннәре шактый еракка барып тоташа икән. Ялгышмасам, 1870 елларда ачканнар әлеге кирмәнне һәм 1950 елда беренче казу эшләрен башлап җибәргәннәр. Менә шул вакыттан бирле инде бу Кирмән Уйгур каханы кирмәне булуы ачыкланган Уйгур каханлыгы исә шул ук тәрки халыклар дәүләте. Ул 752 нче елда таркалган төрки каханлык нигезләрендә барлыкка килә. Ягни, тәрки халыклар белән уйгур тәрки кабиләсе җитәкчелек итә башлый. Татарларның борынгы бабалары да шушы җирләрдә яшәгән бит. Моннан унике гасыр элек төзелгән Пор Баҗын, димәк татар өчен дә тарихи урын булып торамы? Казу эшләрендә катнашкан Гүзә Ахунҗанова: Шуны онытмаск кирәк, без төрки халыкларга карыйбыз. Һәм әлбәттә төрки халыкларның тарихы - ул безнең дң тарихыбыз дияргә кирәк Тарихта тарихи ядкарләрне аерым бер халыкныкы дип кенә әйтү, аңа хуҗа булырга тырышу гел булып тора. Мәсәлән, борынгы Аркаим мәдәниятен дә, шәһәре белән бергә үк башкорт галимнәре – башкортныкы дип бара. Чуаш галимнәре исә Болгар безнеке диләр. Соңгы елларда Алтын Урда мәдәниятен дә казах халкы үзләштереп барганын күзәтеп була. Инде борынгы тәрки чор тарихи ядкарләрендә бер халыкныкы гына итеп таныла башлады. Шул ук Русия матбугаты Пор Баҗынны уйгурларныкы гына итеп күрсәтә. Тарих фәннәре докторы, җорынгы тәрки тарих белгече Гамирҗан Дәүлшин татар халкының тарихи үзенчәлеге һуннарга, борынгы төрки чорларга барып тоташуы белән кызыклы ди. Бу татар халкының үзенчәлеге. Бу хакта ассызыклап әйтәм. Тәркилекне, борынгылыкны саклаган халыклар күп түгел. Я алар фарсы, я Үиндистан тәэсиренә бирелгәннәр. Менә шушындый нәрсә бар. Тагын бер нәсрәне әйтергә кирәк, без атарга яратабыз, Һуннар империясе, төрки каханлыгы, уйгур каханлыгы, хәзр каханлыгы, Болгар дәүләтләре дип. Иң беренче үзәктә яткан, монгол яуларына хәтле, шушы этносның үсеше, ул дәүләтнең исеменә карамаган, этносны саклау һәм үстерү дәвам иткән. Кабиләләрнең исемнәре, халыкларның исемнәре, никадәр без борынгы заманга китәбез, шул хәтле югырак, ягни ул хәтле зур эһәмияткә ия түгел. Бу гомуми төрки чор, уйгур каханлыгы да шушы гомуми төрки чорга карый. Шулай итеп, татар тарихына да турыдан-туры кагылган, әмма әлегә кадәр бик аз санда сакланган тотып карарлык тарихи ядкар барлыгы ачыкланды. Моннын 1200 ел элек үк иң алдынгы технологияләр белән төзелгән Балчык йорт, ягни Пор Баҗын шәһәре ныклап тикшерү алдагы елларда да дәвам итәчәк. Рәфис Җәмдихан

XS
SM
MD
LG