Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта АКШ хәрбиләре белән сөнни сугышчылар арасында бәрелеш бара


Багдадтан төньяктарак, Гыйракның Тармия шәһәрендә, АКШ хәрбиләре, сөнни экстремистлар урнашып алган мәчетне камап тота. 20 экстремист бирелгән, калганннары Америка гаскәрләре белән атыша башлаган. Бер хәрби һаләк булган, берсе яраланган. Америка боралагы мәчеткә ракета белән аткан. АКШның Гыйрактагы илчесе Район Крокер, Америка гаскәрләрен Гыйрактан ашыгып чыгару, бу илдә Иран йогынтысын кискен көчәйтәчәк , дип белдерде. Крокер һәм Гыйракта АКШ гаскәрләре җитәкчесе Дэвид Петреус сентябрь аенда, бу илдәге вазгыять хакында конгресска хисап тапшырырга тиеш.
XS
SM
MD
LG