Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:10

КАРда элекке эчке эшләр министры 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Претория мәхкәмәсе, апартеид вакытларында Көньяк Африка республикасында эчке эшләр министры булган Адриан Влокны җәзасын үтәүне кичектереп, ун елга ирегеннән мәхрүм итү карарын кабул итте. Влок һәм аның элекке 4 хезмәткәре пастор Фрэнк Чиканны агулауда сүз берләшүдә гаепле дип табылган. Апартеидка каршы актив көрәшкән Фрэнк Чикан Көньяк Африка республикасының хәзерге президенты Табо Мбекиның киңәшчесе. Элекке министр үзенең гаебен таныган. Аннан алда Адиран Влок Чиконе эше белән бәйле рәвештә үкенеч белдерү дини мөрәсимендә дә катнашкан.

XS
SM
MD
LG