Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольятти мэрына яңа җинаять эше ачылды


Самар өлкәсе прокуратурасы Тольятти мэры Николай Уткин өстеннән тагын бер җинаять эше ачкан. Аны вәкәләтләрен кирәгеннән артык файдалануда гаеплиләр. Тикшерү мәгълүмәтләренә караганда, мэр, бер ширкәт директорын бина сатып алдырып, аны муниципалитет карамагына тапшырырга мәҗбүр иткән. Уткин ришвәт алуда һәм бер эшкуарга канунсыз җир бирүдә гаепләнеп, май аенда кулга алынган.
XS
SM
MD
LG