Коточкыч су басулардан зарар күргән Төньяк Кореяга халыкара җәмәгатьчелек ярдәм тәкъдим итә. Суел, хәзер үк 7 миллион ярым доллар бирергә әзер, Американың халыкара үсеш агентлыгы 100 мең доллар бирергә, шулай ук башка оешмалар да булышырга тора.
Болай да азык-төлеккә мохтаҗ булган Төньяк Кореяның барлык чәчүлекләренең уннан бер өлеше һаләк булган. 300 меңнән артык кеше йортсыз җирсез калган, йөзләрчәсе һаләк булган.