Accessibility links

Чиләбедә “Тынычлык миссиясе 2007” хәрби күнегүләре узды


Чиләбе өлкәсендә Шанхай хезмәттәшлеге илләренең “Тынычлык миссиясе 2007” дип аталган хәрби күнегүләр тәмамланды. Бу күнегүләрне Шанхай хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең җитәкчеләре күзәтте. Аннан алда алар Бишкәктә озын вакытлы хезмәттәшлек килешүен имзалады. Бу хәрби күнегүләргә 6 меңгә якын хәрби җәлеп ителгән иде. Аларның күбесе Русия һәм Кытай хәрбиләре. Шанхай хезмәттәшлеге оешмасына Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Русия , Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә.
XS
SM
MD
LG