Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афганстанда урланган Германия ватандашы төшерелгән видео күрсәтелде


Бүген Афганстан телевидениесе, урланган Германия ватандашы, хәйрия оешмасы хезмәткәре төшерелгән видеоязманы күрсәтте. Хатын-кыз үзен Кристина Майер итеп таныта. Ул Германия хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, аны азат итү өчен бар мөмкинлекләрне кулланырга чакырды. Аннан соң ул дари телендә кулга алынган талипларны азат итү турындагы белдерүне укып бирде. Майер шимбә көнне ресторанда булганда урланган иде. Елегрәк хакимиятләр, урлаучылар Талибан булмаска мөмкин, дип белдергән иде. Майерга кадәр, Талибан тагын 19 Көньак Корея кешесен тоткарлаган иде.
XS
SM
MD
LG