Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Август инкыйлабының җиңүчеләре кем?


19 августта Русиянең башка илләрнең демократик җәмәгатьчелеге 1991 елның 19 августында башланган фетнә омтылышын искә алды. Еллар үткән саен ГКЧП оештыручыларның исемнәре һәм гамәлләре тарихта кала бара. Илне яңа большевизм хакимиятеннән һәм сәяси репрессияләрдән коткарып калган демократлар каядыр югалып беттеләр.



Соңгы вакытта 37 елның кара көннәре еш искә төшә. Нәкъ 70 ел элек төннәр буе абруйлы, намуслы кешеләрнең өйләренә килеп, "халык дошманарын" кулга алып йөргәннәр. Меңнәрчә фидакарь, саф күңелле шәхесләр Магаданда, Соловкида черегәннәр. Яисә НКВД ихатасында атылып, исемсез зиратларга күмеп куелганнар. Коточкыч хәл бит! Сәяси карашлары Сталинның фикеренә туры килмәгән өчен генә күпме кеше һәлак ителгән. Хәтта әйтелмәгән фикерләре өчен генә дә күпме кеше харап булган! Бу хәлләрне онытсаң, алар тагын кабатланырга мөмкин. Хәзергә әле 37 елның бер төре Кампучия дигән илдә кабатланды. "Кызыл кхмер" дигән сәяси әтәчләр миллионнарча ватандашларының башын китмән белән кисеп йөргәннәр. Онытырлык түгел бу хәлләрне…



Шулай да нишләптер, көндәлек тормышта хәтер дигәннәре бик үк төгәл түгел. Узган якшәмбедә ГКЧП дир аталган фетнә омтылышының чираттагы еллыгын искә алучылар бик сирәк булды. Демократия белән кызыксынучылар үзләре дә ГКЧП ны искә төшермәгән икән, бу хәл сәяси яктан аек кешенең иминлеген, хәвефсезлеген киметкән дияргә була. Ә бит 1991 елның 19 августында Гадәттән тыш хәл буенча Комитет игълан ителгәннән соң Казанда да каршылык чаралары булган иде. Хәтта берничә студентны кулга да алдылар. Ярый әле, Мәскәүдәге генералларны демократия көчләре туктатып калды. Һәм Татарстан гадәттәгечә мондый катлаулы хәлдә Янаев, Лукянов кебек авантюристларга буйсынырга ашыкмыйча, ресрублика мәнфәгате турында уйлады. Дөрес, әгәр дә 19 августта фетнә күтәрелмәсә, СССР ны яңадан кору турында беректәшләр килешүе төзелеп, шул килешүгә Казахстан, Украина кебек республикалар белән бергә Татарстан да кул куясы иде. 19 август фетнәсенең төп максаты шул килешүне булдырмау икәнлеге күренеп тора.



16 ел үткәч, ГКЧП фетнәсе башланган көнне республика матбугатында һич югы либераль-демократик җәмәгатьчелек арасында ләм-мим, бер сүз әйтүче булмады. Бер яктан, бу уңай күренештер әле. "Безнең фидакарь Крючков, Павлов, Янаев иптәшләр батырларча баш күтәреп Мәскәү урамнарына танклар алып чыкты" - дип горурланучы да күренмәде бит. Ә шулай да кем җиңне соң ул 91 ел август инкыйлабында? Менә мөстәкыйль фикерле сәясәт белгече Леонид Радзиховский көнкүрештә, реаль тормышта буржуаз-демократик инкыйлап җиңде дип саный.

Димәк, соңгы 16 ел эчендә янаевчылар һәм башка сәяси консерваторларның өмет-хыяллары җилгә очкан булып чыга. Чыннан да, бүгенге Русиядәге җәмгыять бөтенләй ябык дип әйтеп булмый. Кешеләрне сафка басытырып, эшкә, укуга йөртмиләр. Кем ни тели, шуны эшли. Баеган кеше, байларча яши. Әйтер сүз булганнар, авызларын ачы әйтәләр, хәтта мөстәкыйль гәзит, оппазицион басма да асрарга мөмкин. Телисең чит илгә барып, ял ит. Телисең җәяү йөре, иясә 4-5 мерседеста җилдер. 1991 елның 19 августында дилбегәне алучылар тәхеттә калса, тигезлек булыр иде. Нәкъ төрмә камерасында, яки салдат казармасындагы кебек.

Бусы инде матди тормышта, көнкүрештә шулай. Ә менә сәяси һәм идиллогия мәсьәләсендә август инкыйлабы җиңелүгә дучар итте дип саный Леонид Радзиховский. Хакимиятне тәнкыйтьләү ТВ каналларында, шулай ук гәзитләрдә бөтенләй юк булганда да экстремизм, яисә җимерү гамәлләре дип санала. Парлемент һәм сәяси партияләр бәйләнгән хәлдә идарә ителәләр. Пропаганда империя һәм бөек мәмләкәтчелек рухында алып барыла. "Россия" дигән сүзгә "бөек" дигән сүзне ябыштырмасаң, әдәпсезлек дип санала.

Төп идиологик нерв булып антиамериканизм хезмәт итә. АКШ ка каршы тору иң зур максат итеп күрсәтелә. Радзиховский шуңа өстә мкуя, ә бәлки АКШның да максаты Русиягә каршы көрәш булып чыгадыр. Мондый хәлләр Русиянең сәяси аңын кислота кебек тарката, дип уйлый сәясәт белгече. Бер карасаң, илебез ачык кебек, әмма хакимият системасы ябык. Базар икътисады һәм кулланучылар җәмгыяте тернәкләнеп килә. Шул ук вакытта икътисадка административ басым да көчәя. Менә шундый кискенһәм кыю сүзләрен язган Мәскәү сәясәтчесе.

Казанда, Татарстанда андый кыю шәхесләр табылмады. Быелгы 19 август тып-тын гына үтеп китте. Әйтерсең, сталинизм булмаган, необольшивизмнан куркасы юк. Әйтерсең, 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитетында татар тарихын һәм мәдәниятен бастырып куя торган карар кабул ителмәгән. Ә бит татар публицистлары арасында Радзиховский кебек шәхесләр булгандыр. Күрәсең хәзер алар картаеп, үлеп беткәндер, ә яңалары канат үстермәгән… Шундый фараз кылып Радзиховскийның “Тәмамланмаган инкыйлап” дигән мәкаләсен 2007 елның 18 августында бастырып чыгарган гәзитнең исеменә күз салдым. Ышанасызмы юкмы, бу мәкаләне “Фикер” дигән рубрика астында бастыручы дәүләтнең хөкүмәт басмасы – “Российская газета” булып чыкты. Димәк, өстән тыючылар ул кадәр түгел. Фикерне бугазлау астан яки эчтән килә. Һәркемнен үз йөрәгеннән. Хәер, бусы да үткән заманнар шаукымы.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG