Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бәйрәм ташы


15 августта Мәскәү арбитраж мәхкамәсе дүртенче эш буенча – “Агидел-инвест” чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять эше буенча карар чыгарды. Әлеге карарга ярашлы рәвештә Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов контролендә дип исәпләнгән “Башкорт капиталы” ширкәте аша Башкортстан ягулык-энергетика комплексына керүче дүрт нефть эшкәртү заводларының, “Башнефть” һәм “Башкирнефтепродукт” акционер җәмгыятьләренең “Агидел-инвест”ка күчерелгән 13 -16 % акцияләре бушка федераль хөкүмәт (Росимущество) кулына күчерелде. Моңа хәтле, 2007 ел башыннан башлап шундый ук карарлар “Урал-инвест”, “Инзәр-инвест”, “Юрүзән-инвест” чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыятьләр буенча чыгарылган иде. Шулай итеп, Башкортстан икътисадының умыртка баганасы дип исәпләнгән ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең 52 – 64 % акцияләре Мәскәүдәгеләр кулына күчте. Ә бу инде ул предприятиеләрнең тулысынча, дигәндәй, Башкортстан җитәкчелеге кулыннан ычкынуын аңлата. “Башкорт капиталы” артында торучылар мәхкамәләшүне дәвам итәргә маташсалар да, белгечләр фикеренчә аларның җиңү ихтималлыгы юк дәрәҗәсендә. “Ведомости” гәзите, мәсәлән, “КИТ финанс” аналитигы Константин Черепановның фикеренә таянып, Башкортстан ягы йөзен саклап калырга тырышып кына мәхкамәләшүне дәвам итә, дип раслый.

“Чүп өстенә чүмәлә”, дигәндәй, бу атнада Башкортстан җитәкчелеге миллиард ярым сум республика бюджеты акчасын салып яңартып төзегән республиканың иң эре аэропорты – “Уфа” аэропортыннан да колак какты булса кирәк. Русиянең милек белән идарә итүче федераль агетлыгы карары белән “Уфа” аэропортының җитәкчелеге алыштырылды. Башкортстан президенты Хакимияте башлыгы Радий Хәбиров республика телевидениесы аша чыгыш ясап, федераль агетлыкның бу карарын рейдерлык белән чагыштырды. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан президенты килеп туган хәлгә нык хафалана, әмма ул аэропортны тартып алдыртмаячак. Шулай да аэропорт бүген яңа хуҗалар кулында, ә элеккеләре Башкортстан президенты яклы көчләр оештырган ризасызлык чараларында катнашып, ду килеп шаулап йөри.

Шулай итеп, башкортларның Мәскәүгә үз ирекләре белән кушылуларының 450 еллыгы тантаналары алдыннан, Мәскәүдәгеләр ашыга-ашыга Башкортстан хуҗалары кулыннан республиканың иң майлы калҗаларын тартып ала башладылар. Хәер, соңгы вакытларда Башкортстан җирлегендә төрле федераль органнарның идарәлекләре башлыкларын билгеләгәндә дә Башкортстан президенты белән исәпләшми башлаган иделәр. Республика башында утырган бүгенге башкорт элитасы өчен иң принципиаль исәпләнгән мәсьәләдә дә - федераль үзәк белән ике яклы Шартнамә төзү мәсьәләсендә дә Мәскәү түрәләре ачык итеп Башкортстан белән Шартнамә төзүгә каршы икәнлекләрен белдерделәр. Бу фактлар барысы да бер нәрсә турында сөйли, дияргә була – Мәскәү Башкортстан җитәкчелеге ихтыярын, дөресрәге, Башкортстан президенты ихтыярын санга сугудан туктаган. Хәлләрнең андый юнәлеш алуының сәбәпләре күптер, мөгаен. Әмма, шулар арасында берсе аерым урын алып тора. Башкорт идеологлары соңгы вакытларда, Татарстан белән конфронтациягә керү, Башкортстандагы татарларга карата каты кул сәясәте үткәрү Мәскәүнең күңеленә хуш килә, дигән тезистан чыгып эш иттеләр. Шулай эшләгәндә, имеш, Мәскәү ике мөселман республикасының якынаюыннан хафаланмаячак. Күпмедер дәрәҗәдә ул шулай, әлбәттә. Әмма, күпмедер дәрәҗәдә генә. Мәсьәләнең икенче ягы да бар, ә менә шунысын башкорт ягы исәпкә алырга оныткан, ахры. Мәгълүм булуынча, ике республика үзара дустанә хезмәттәшлектә булганда, алар берсен берсе Мәскәү алдында яклап чыгалар иде. Ә хәзер инде, башкорт ягы Татарстан Шартнамәсен Федераль Җыелышта раслаганда актив рәвештә Татарстанга аяк чалу белән маташканнан соң, Башкортстан түрәләре үзләрен Татарстанның сәяси яклавыннан мәхрүм иттеләр. Һәм Мәскәү яңа шартларда Башкортстан президенты белән яңача “эш итә” башлады. Нәтиҗәләр мәгълүм.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG