Accessibility links

Сембер коммунистлары сайлауларга әзерләнә башлады


Чираттагы конференциядә КПРФның өлкәдәге җитәкчесе Александр Кругликов былтыргы августтан соң башкарылган эшләре белән таныштырды. Чыгыш бер еллык эшкә исәп-хисап (отчет) дип аталган иде.

Кругликов сүзләренчә, халык арасында коммунистлар тәэсире көчәя бара. Моңа даими эшчәнлек кенә түгел – мәгълүмәт чаралары да зур файда китерә. “Правда” һәм “Левый марш” гәзитләренең тиражы арта, ди. Әмма чыгышның төп мәгънәсе – хакимият сәясәтен тәнкыйтьләү.

ВВП үсә дип мактанабыз, ләкин ул бары тик чимал сату хисабына гына арта. Капитал чит илләргә чыгарыла, шуның белән хакимият безнең акчага чит илләрдә эш урыннары ясый.

“Механический” дип аталган завод элек куәтле зенит-ракет комплекслары белән дан тота иде. Андый корал, нигәдер, илебезгә кирәкмәде, заказлар булмау аркасында, белгечләр төрле якка таралды. Хәзер заказ бар, ә эшләр кеше юк. Бөтен нәрсә Америка кушуы буенча эшләнде.

Бүген исә сәнәгать ширкатьләрен дәүләт кулына кайтару, икътисадны гомум план нигезендә оештыру таләп ителә. Салым, керем күләменә карап, прогрессив үсәргә тиеш…

Бөтендөнья сәүдә оешмасына кермәскә, чөнки бу безнең авыл хуҗалыгының тамырына балта чабачак. Чиновникларның һәм депутатларның эш хакы һаман арта барганда, коточкыч инфляция халыкны бөлгенлеккә дучар итә.

Һәм башка шундый теләк-таләпләр куйды Александр Кругликов.

“Сайлауларда коммунистларны читләштерергә тырышачаклар. Шунлыктан һәр участок-округта үз вәкилләребез булырга тиеш. Уңышка бары тик бөек Ленин әсаслары нигезендә генә өлгәшергә мөмкин: бердәмлек һәм демократик централизм нигезендә”.

Кругликов шулай ук Думага сайлау буенча КПРФтан төбәк кандидатлары исемнәрен дә тәкъдим итте. Алар өчәү: бер яшь галим, “Ависастар” ширкате эшчесе һәм үзе. Ләкин ул аеруча президент сайлауларында активлыкка өндәде, чөнки барлык вәкәләтләрнең 80 проценты – аның кулында. Әлеге җыенда бу урынга кандидат аталмады – аны Гомумрәсәй корылтае хәл итәчәк.

Докладтан соң яңгыраган чыгышлар да шул ук юнәлештә булдылар. КПРФ съездына делегатлар сайланды. Карарларга килсәк, алар, коммунистларча инде, бертавыштан кабул ителделәр.

Соңнан Бөек Октябрь социалистик революциянең 90 еллыгы һәм СССРны тудыруның 85 еллыгына багышланган бәйрәмнәргә әзерләнү чаралары турында карар кылдылар. Монда, дөрес, төрлечәрәк фикерләр яңгырады. Ләкин ничек оештыру турында гына. Ә мәрхүмнәрнең тууын бәйрәм итүнең мантыйкка сыймавы турында сүз әйтүче булмады. Югыйсә, мөселман кешесе мәрхүмнәрнең туган көнен бәйрәм итми, бары тик алар рухына ясин укыта. Ә КПРФ конференциясендә дә татар кавеме вәкилләре дә бар иде. Димәк, алар да мәрхүмнәр бәйрәменә әзерләнәләр булып чыгаАлар да мәрхүм СССР бәйрәменә әзерләнә, булып чыга.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG