Accessibility links

Лариса Арап хастахәнәдән чыгарылды


Ике ай буе көч белән хастахәнәдә тотылган аппозиция активисткасы Лариса Арапны бүген чыгарганнар. Хастахәнәнең баш табиб урынбасары Игорь Власов “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә бу мәгълүмәтне раслады. Ләкин табиблык әдәбе дигән сылтау белән, башка мәгълүмәтләрне сөйләүдән баш тартты. Лариса Арапның ире Дмитрий Терещин, табибларның бу карарны кабул итүенә хокук яклаучыларның һәм мәгълүмәт чараларының чыгышлары зур йогынты ясады, дип белдерде. Арап июль башында көчләп рухи хасталар хастхәнәсенә ябылган иде. Мәскәүдән килгән бәйсез белгечләр комиссиясе аны хастахәнәдә тотар өчен нигез юк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG