Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Гыйраккка сәяси ярдәм күрсәтергә әзер


Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнер сәяси кризисны җиңеп чыгып, кан коюны туктауда Франция Гыйракка ярдәм итә ала, дип белдерде. Багдадта ул Гыйрак премьер-министры Нури әль-Мәлики һәм тышкы эшләр министры Хошияр Зебари белән очрашты. Очрашуда Бернар Кушнер “Безгә чынбарлык белән эш итәргә кирәк. Американың тоткан урыны белән дә санлашырга, иң мөһиме Гыйракның тоткан урынына ихтибар итәргә кирәк. Бу Гыйрак проблемасы, аны гыйраклылар хәл итәргә тиеш. Президент Саркози карашына килгәндә, минемчә ул Гыйрактагы мәсьәләне хәрби юл юл белән түгел, сәяси юл белән чишәргә кирәк дип саный”, диде. Франция каршы булган Гыйрак сугышы башланганнан бирле, Французларның шундый югары дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесенең Гыйракка килүе беренче тапкыр.
XS
SM
MD
LG