Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечен кызын үтерүчене вакытыннан алда төрмәдән чыгармыячаклар


Дмитровград шәһәр мәхкәмәсе, 2000 елда чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтерүдә гаепләнгән элекке полковник Юрий Будановны азат итүдән баш тартты. Аны азат итү гозере, 2004 елдан бирле Буданов утырган өченче санлы Ульян колониясе җитәкчелегеннән килгән. Төньяк Кавказ хәрби мәхкамәсе Будановның, хәрби дәрәҗәсен, хөкүмәт бүләкләрен гамәлдән чыгарып, 10 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.
XS
SM
MD
LG