Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстан оппозициясе сайлау нәтиҗәләрен тикшерүне таләп итә


Казахстан оппозициясе шимбә көнне вакытыннан алда уздырылган парламент сайлаулары нәтиҗәләрен кире кага. Әле тулы булмаган хисапларга караганда парламентка бары тик президент яклы партия булган “Нур Отан” кешеләре үтеп, барлык тавышларның 88% яулаган. Оппозиция фикеренчә, сайлауларда җитди канун бозулар булган. “Ак юл” партиясе тавышларны яңадан санауны, һәм сайлаулар нәтиҗәсен тикшерер өчен бәйсез комиссия оештыруны тәкъдим итә. Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы, Казахстанда сайлаулар халыкара таләпләргә туры килмәде, дип белдерә. БДБ илләре һәм Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы илләре күзәтүчеләре сайлаулардан канәгать.
XS
SM
MD
LG