Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тамашачысы Салаваттан артык күпне көткән


Соңгы акчасын әрәм итеп булса да, халык Салават концертларын карап шаша. Берәүләр җырчының тавышына гашыйк булса, икенчеләре, Салаватны карап кайттым әле дип сөйләнер өчен бара анда. Һәр елдагыча, билетлар берничә көндә сатылып беткән. Эстрада йолдызының быелгы Чәйханәсендә чәй авыз итеп карарга теләүчеләр артык күп булганга, тамашаны 20-24 кадәр озынайттылар. Шимбә узган тамашада, күп кенә танылган җәмәгать эшлеклеләре, җырчылар җыелган иде. Ни әйтсәң сезон ахырына таба, тамашалар яхшырак килеп чыга, Салават та тәмам җыр сүзләрен өйрәнеп өлгерә, шуңа күрә бу көнне килергә булдык ди алар.

Концертның эчтәлегенә килгәндә, төп максат түбәндәге иде.

Салават аракысын чыгардынмы, чыгардын, шуннан соң салкын чәй дип җырладың, менә хәзер халык буталып бетте, халык чәй урынына мәй эчә башлады, халыкны син генә боздың, хатаңны төзәтергә кирәк.

Концертта уңайсызлану дигән әйбер булмады. Кем нәрсә тели шуны ап-ачыктан әйтә алды. Танылган җырчы шул рәвешле мөмкин кадәр халыкка якынаймакчы булган күрәсен, ләкин тамашачыларга бу бик үк ошап бетмәгән.

Чәйханә булса да анда гел мәй, әйдәгез аракы эчмәгез, аракы эчмәгез, нишләп бәлки халык бөтенләй аракы эчмидер, халык менә канәгатьсез утыра. Боерык биргән кебек. Аннары алып баручысы әйтә инде, менә син Салават ди хаман халыкка чәй эчегез, җимеш белән, фәлән тегән, син Салават давай үзен дә кайчан айныйсын соң инде ди. Шул сәхнәдән әйтелә торган сүзме инде, үз-үзен кимсетү дип саныйм мин аны. Бик матур булмады инде концерты, килде-китте сүзләр. Бәяләр дә бик кыйбат иде. Ул 600 сум иде, ләкин 300 сумга тора торган тамаша да түгел ул. Концерт беткәч, ишеттек әле, берәү, ак тәүбә, кара тәүбә исән булсак, Салават концертына килмим, шушы хәлгә калганнар икән дип чыкты бер - ике кеше.

Тамашаның икенче мөһим өлеше – һәйриячелек темасы. Бу турыда Салават менә ни диде.

Ятим баланың тупсасы алтын булса да хәер тиеш ди. Бүген сез барыгыз да алган билетларыгыз белән берникадәр зәкать колдыгыз, чөнки бу акчаларны без балалар фондына тапшырачакбыз. Бер ел өчендә 800 баланы гаиләләргә тараттык. Бу җырны Альфред Якшембеков язды, мондый җырларны башкарырга кирәк, чөнки әле мондый хәлләр бар, булмасын иде, мондый җырлар да булмасын иде дигән теләк белән җырлыйм.

Тамашаның беренче өлеше яшьләрчә иде, шуңа да тәнәфес вакытында кайберәүләрнең, былтыр яхшырак иде, җырлары мәгънәлерәк иде дигән фикерләр ишетергә туры килде. Икенче өлештә хәл үзгәрде. Салават күбрәк тамада вазыйфаларын башкарып нәкъ чын чәйханәдә сыман халыкны җырлатты. Әлфия Авзалованы сәхнәгә алып менең, барлык тамашачыдан аңа баш идерде, үзе дә күбрәк аның җырларын башкарды. Чәйханә дигәннән, концерт барышында килгән кунакларга бушлай, элеке филь төшерелгән, чәй өләштеләр, тәнәфес вакытында да, тамашачы, чәй авыз итә алды.

Күпчелек тамашачыга концерт бик үк ышамаса да, икенче елга Салаватка җыенасызмы дигәч алар болай диделәр.

Мин барырмын дип уйлыйм. Мин яратам Салаватны, үзен, җырларын яратам, җырлары бик эчтәлекле.

Салават үзе исә, быелгы концертларның бик үк уңышлы килеп чыкмаганнарын танып, киләсе елга 20нче сезонны менә дигән уздырабыз дип вәгъдә итте. Ни әйтсәң дә түгәрәк сан, юбилей бит.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG