Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:33

Фаяз Хуҗин: Уфаның меңъярымлык яше раслана алмый


20 августта “Башинформ” агентлыгы Уфа шәһәре җирендә дүртенче гасырга төгаенләнгән шәһәрчекнең Мәскәү һәм Казан галимнары тарафыннан раслануы хакында хәбәр таратты. Моңа кадәр 16 нчы гасырда салынган дип хисапланган Уфа шәһәре өчен бу зур яңалык булып яңгырады.

Уфа кайчан төзелә башлаган: 16 нчы гасырда урыс воеводасы тарафыннанмы, яки тагын да өлкәнрәкме бу шәһәр? Инде менә берничә ел шул хакта бәхәс бара. Рәсми чыганакларда 16 нчы гасырда диелсә, кайбер Башкортостан галимнәре Уфага меңъярым ел дип бара. Меңъярым еллык турындагы фараз Казанның меңъеллыгы раслангач тагы да куертыла башлады. Һәм бу бәхәскә шактый нигез дә бар булып чыкты. Моннан берничә ел элек, Уфа галимнәре, Уфа ÝÝ дигән җирдә, археологик казу эшләре алып барганда борынгы шәһәрчек нигезенә тап булалар һәм шунда ук дүртенче гасырныкы бу табылдык дигән фараз ясаган иделәр. Инде менә бу эшкә башка төбәк галимнәре дә кушылды. Башкортостан Фәннәр академиясе чакыруы буенча, экспертиза эшендә катнашкан Татарстан галиме, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин сөйли:

Бу бик кызык шәһәр, ә ул тиздән җимереләчәк. Чөнки нәкъ шул урын өстенә бер зур йорт салып куймакчы булалар. Һәм югарыдагы җитәкчеләр әйтәләр: “Бер-ике ел казыйсыз шунда, нәрсә кирәк сезгә, бөтенесен бирәбез. Әмма бу җир безнеке, шәһәрчек бөтенләй җимереләчәк”,- диләр. Хәзер Уфа археологлары нәрсә эшләргә белми инде, алар ярдәм өчен менә безгә, аерым алганда миңа һәм Мәскәү археологларына мөрәҗәгат иттеләр.

Мәскәүнең берничә фәнни институты галимнәре белән бергә Фаяз Хуҗин Уфа ÝÝ дигән җирдәге борынгы шәһәрчекне IY гасырныкы булганын раслый.

Башлыча дүртенче-бишенче гасырдан башлап, YII-YIII гасырлага кадәр яшәгән шәһәр ул.

Татарстан галиме Уфа ÝÝ архелогик табылдыкның гомерен YIII гасырда тәмамлап куйса да, “Башинформ” агентлыгы шәһәрчек гомерен XYI нчы гасырга тиклем үк озайтып хәбәр таратты. Фаяз Хуҗин исә “Азатлык” ка моның белән килешмевен белдерде:

Әйттем бит, IY-YIII гасырлар анда бар, шәһшрлек шул вакытныкы, IY-YIII гасырныкы. Менә шушы чорга караган яхшы катламнар бар. Ә соңгы катламнар сакланмаганмы, җимерелеп беткәнме, әллә бөтенләй булмаганмы, әле билгеле түгел, чөнки шәһәрлекнең бик аз өлеше генә тикшерелгән. Әмма кайбер табылдыклар бар. Мин мәсәлән, YIII гасырдан соң бу шәһәр буларак яшәгән дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Шәһәр, менә безнең археологиядә ничек аны күз алдына китерәләр, әлбәттә булмаган дип уйлыйм. Чөнки, чын шәһәр дәүләт булмаганда барлыкка килә алмый. Менә безнең Казан кайчан барлыкка килгән, ул чорда анда шәһәр булмаган дип уйлыйм. Чөнки материаллар аз. Материаллар азлыкта гына да түгел эш, шәһәр бит дәүләт барлыкка килә алмаган очракта барлыкка килә алмый. Мин башкорт дәүләтен белмим мәсәлән.

Фаяз Хуҗин, башкорт галимнәре, табылган шәһәрчеккә таянып, Уфага меңярым ел дип баралар соңгы елларда . IY гасыр шәһәрчеге Уфа җирендә табылуны раслаган галим Фаяз Хуҗин бу очракта да шик белдерә. Меңъярымлыкны раслап булмый ди ул:

Юк раслана алмый дип уйлыйм мин аны. Тарих һәм археология материаллары белән. Мәсәлән, ÝY-YÝÝÝ гасырлардагы шәһәрлек, әле ул чын шәһәр дигән сүз түгел.

Фаяз Хуҗин ÝY-YÝÝÝ гасырларда яшәгән әлеге шәһәрчектә угор катыш турбасы кабиләләре яшәгән дип саный. Бу исемнәр тарихта шартлы рәвештә генә аталганын да ассызыклый:

Гомумән, аның этносы төрки. Ул якта күчмә халыклар булганнар. Безнең Болгарлар белән чагыштырганда, икътисадый, сәяси-мәдәни яктан алар бераз арттарак калган халык булган дип уйлыйм инде мин. Чөнки дәүләте юк. Дөрес, борынгы Башкортостан дәүләте булган дип әйтәләр. Мин әйтәм, моңа тиклем беркайда да язылмады ул, нишләп соңгы арада гына Башкортостан дәүләте дип сәйли башладылар!? Элек кая булган!?

“Азатлык”ка биргән әңгәмәсе ахырында, Фаяз Хуҗин Уфа галимнәренә, шәһәрнең яшен билгеләр өчен ярдәм кирәк дип белдерде. Чөнки, Уфага меңъярым ел дигәнне, галим, ышандырмый дип бара.

Уфадагы ÝY-YÝÝÝ гасырларга караган төрки шәһәрчекне сакларга чакырып, Мәскәү һәм Казан галимнәре җирле түрәләргә мөрәҗәгать тә юллаган.

Рәфис Җәмдихан

XS
SM
MD
LG