Accessibility links

Көнбатыш Казахстан сайлауларыннан канәгать түгел


Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасының Казахстанда узган парламент сайлаулары халыкара стандартларга туры килмәде, дигән фикерен АКШ та хуплый. Бу хакта АКШ дәүләт департаменты вәкиле Гонсало Галлегос “16 августа Казахстанда узган парламент сайлауларындагы алга китешкә без теләктәшлек белдерәбез. Шул ук вакытта, Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасының, Казахстан вәгъдә итүгә карамастан, сайлаулар тулысы белән халыкара стандартлар нигезендә узмады, дигән фикере белән дә килешәбез”, - диде. Сайлауларның рәсми нәтиҗәләренә караганда, парламентка бары тик президент партиясе булган “Нур Отон” гына узган. Оппозиция сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерергә ниятли.
XS
SM
MD
LG